Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Татарстанның сайлауларга әзерлеген уңай бәяләде

Республикада Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлау, РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар башланды.

Татарстан сайлауларга җитди әзерләнде. Шундый фикерне РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашында узган конференцияда белдерде.

«Без сезгә рәхмәт белдерәбез. Җитди эш башкарылды. Сайлау процессы барышын күзәтеп торачакбыз", - диде ул.

Бүген Татарстанда ТР Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлаулар, шулай ук, РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар башланды.

Барлык сайлау участокларында килүчеләргә битлек һәм перчаткалар тараталар, шулай ук, температураны үлчиләр. Моннан тыш, Татарстанда сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын барлык авырулардан 500 мең сумга иминиятләштерделәр, шул исәптән Covid-19 коронавирсыннан да.

"Комиссиянең барлык әгъзалары, бу Үзәк сайлау комиссиясе рәисе яки участок сайлау комиссиясе әгъзасы булуга карамастан, иминләштерелгән", - дип билгеләп үтте Кондратьев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев