Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгатьтә цифрлы сервисларны күбрәк кулланырга өндәде

Яңа технологияләрне куллану хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, хезмәт хаклары артуына китерә һәм әлеге эшкә яшьләрне җәлеп итә.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексына яңа технологияләрне максималь рәвештә кертергә өндәде. Бу хакта республика Дәүләт Советына еллык юллама вакытында яңгырады.

«Агросәнәгать комплексы өлкәсендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк. Мондый эшнең уңай мисаллары бар инде. Уңыш булдыру процессы белән идарә итүдә цифрлы карарлардан файдалану Минзәлә районының «Калморза» компаниясенә өч ел эчендә бер гектарга акчалата керемне 3,5 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде», — дип мисал китерде ул.

Авыл хуҗалыгы производствосында яңа технологияләрне модернизацияләү һәм гамәлгә кертү хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт хакын һәм бу тармакның яшьләр өчен җәлеп итүчәнлеген арттыруга китерә.

Резервлар бар, аларны кулланырга кирәк, дип саный Татарстан Президенты. Бу хакта реаль мисаллар сөйли. Әтнә районының «Тукай» хуҗалыгында югары технологияле комплекс төзелгән, анда хезмәткәрләрнең 70 проценты яшьләр.

Татарстан Президенты үзенең Дәүләт Советына Юлламасы белән мөрәҗәгатен Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында яңгыраттыЯзма трансляциясен интернетта карарга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев