Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү буенча план булдырырга кушты

Әлеге механизм “кайда яшим, шунда эшлим” принцибыннан чыгып, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирергә тиеш.

Республика Хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә, территориаль планлаштыруның бердәм һәм агломерация документларын әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук территорияне комплекслы үстерү белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Бу сәнәгать мәйданчыклары булдырып,  яңа эш урыннары ачарга мөмкинлек бирәчәк. Комплекслы үсеш буенча шундый ук бурыч кече шәһәрләргә һәм авыл җирлекләренә дә кагыла", - диде ул.

Республика алдында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча җитди бурыч тора. Бу эшкә торак тапшыруны арттыру гына түгел, социаль, транспорт, инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, шулай ук эш урыннары булдыру ягыннан да комплекслы якын килергә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев