Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Үсемлекләрне дә еккандыр инде...": Татарстанда тагын көчле яңгыр һәм боз ява

Синоптиклар кичә смс-хәбәр итеп җибәргән кисәтүләр бүген чынга ашты - Татарстанга янә көчле яңгырлар килде, кайбер урыннарда боз да ява. Саба районының Олы Нырты авылында көчле яңгыр явып, ташу аккан.

Бу турыда безгә авыл җирлеге сәркатибе Гөлнара Шәмсетдинова хәбәр итте. “Яңгыр ике тапкыр килеп явып китте. Яшене дә булды. Боз да явып алды. Басудан су төште дип тә әйттеләр. Мин эштә утырам, бакчага чыгып карамадым әле. Үсемлекләрне дә еккандыр инде”, – диде ул.

“Күрше Завод-Нырты авылында абыйларым яши. Аларда боз яуган, бик каты зыян килгән, диделәр. Яшелчәләрне, бәрәңгеләрне бәргән бугай” дип сөйләде бер газета укучыбыз.

Реклама

Яңгыр Завод-Нырты авылына чыннан зур зыян китергән икән. Шул авылда яшәүче ханым сөйләвенчә, яңгыр кисәк кенә килеп, басуларны агызып төшергән. "Бөтен дөнья акты. Мин күрше авылда эштә идем. Кайтышыма, ишегалды, бакча су эчендә иде. Сулар агып бетте анысы, ә басудан төшкән ләм җыелып калды. Бөтен бакча, урамнар матур булып яшелләнеп утыра иде, авылның бөтен яме китте. Күршеләрнең бәрәңге бакчасын уртага ярып, су буразна булып акты. Бәрәңгеләр тишелеп чыккан гына иде. Хәзер алар җир өстендә ята.  Күпме хезмәт әрәм булды. Нишлисең инде, табигать алдында без көчсез. Аллаһтан тагын да зуррак сынаулар бирмәсен, хәвеф-хәтәр булмасын дип сорадык", дип сөйләде ул без шалтыраткач. 

Тулырак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев