Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Биредә Актаныш районыннан 3 укучы бүләкләү тантанасында булды.

1 июнь көнне Казан шәһәренең Кремль  территориясендә “Пушечный двор” диеп аталган җирлектә Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкият – поэмасы язылуына 113 ел тулуга багышланган “Сөйкемле Шүрәле” ХI Бөтенрәсәй иҗат бәйгесенең  тантаналы рәвештә йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы булып узды. Биредә Актаныш районыннан 3 укучы бүләкләү тантанасында булды. 

Сәяхәт Кремль капкаларыннан кереп китү белән башланды, тарихи матур биналар аралыкта да йөрү үзе бер могҗиза, тирә ягын гел экзотик матур куаклар, агачлар бизи. Алга таба сәяхәт мастер – класслар белән тулыланды, балалар бирелгән темаларга карата үзләренең кул осталыкларын күрсәттеләр. Аннары ашханәдә тәмле ризыклар белән сыйландылар.

Бәйгедә Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән укучылар катнашкан иде. Безнең сәнгать мәктәбе укучылары дәрәҗәле призлы урыннар яуладылар. Беренче дәрәҗә лауреат Хайретдинова Гөлназ һәм икенче дәрәҗә лауреат Сәрварова Йолдыз бу бәйгедә җиңүгә зур өлеш керттеләр.
Аларны шушы зур җиңү белән котлыйбыз. Җиңүче укучылар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Остазлары Айрат Сәрваровка карата күп мактау сүзләре яңгырады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы