Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан ветераннар оешмасы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне хуплады

Татарстан ветераннар оешмасы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүне хуплады

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстан ветераннар оешмасы Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады. Иҗтимагый оешма Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшинга махсус хат җибәргән. Бу турыда «Татарстан ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасының комитет рәисе Әхәт Юлашев хәбәр итте.

«Без ике атна элек шәһәр мэрына оешма исеменнән үтенеч юлладык. Казан ветераннарының Җиңүгә, оборона сәнәгатенең барлык тармакларына зур өлеш кертүен исәпкә алып, шәһәргә бу исемне бирүне сорыйбыз. Хәтта балалар да бу эштә катнашты», — диде ул.

Әхәт Юлашев сүзләренчә, яраланып яки башка сәбәпләр аркасында фронттан кайткан сугышчылар шулай ук сәнәгать эшендә, шул исәптән снарядлар чыгаруда катнашкан.

Реклама

«Күбесе фронтны һәм тылны икмәк, ит һәм башка азык-төлек белән тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгында эшләде. Моннан тыш, сәламәтлеге какшау яки башка сәбәпләр аркасында өйдә утыручылар актив эшләде. Алар фронт өчен оекбаш, яулык һәм башка әйберләр әзерләде», — дип өстәде җәмәгать эшлеклесе.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/10-06-2020/tatarstan-veterannar-oeshmasy-kazanga-hezm-t-batyrlygy-sh-re-isemen-bir-ne-huplady-5748977

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев