Актаныш

Төнге юл һәлакәте: ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән

Бүген сәгать төнге беренчедә республиканың Питрәч районында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Салмачы белән Көек авыллары арасында ике машина кара-каршы бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, биредә BMW маркалы автомобиль белән Opel машинасы авариягә очраган. Көчле бәрелүдән соң ике автомобиль дә юл читенә төшеп киткән. Медицина ярдәме килгәнче, шаһитлар зыян күрүчеләргә ярдәм итә торган, аларны машиналардан чыгарганнар.

 «BMW машинасында 10 яшьлек кыз бала белән хатын-кыз булган. Баланы ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китте. Башка машинадагы ике хатын-кызны хастаханәгә салганнар. Икесе дә җитди имгәнгән», - дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.

Чыганак: Татар-Информ.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: