Васил Шәйхразиев Актаныш районында эш визиты белән
Бүген районыбызга Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев эшлекле сәфәр белән килде.
Иң элек ул, “Түбән Кама электр челтәре”нең Әнәк авылындагы бүлекчәсендә булып хезмәт коллективы белән очрашты.
Актанышта район ветераннары белән җылы әңгәмәдә катнашты.
Актанышның ике җитештерү предприятиясенә “ТАССРның 100 еллыгы” билгесен куллануны раслаучы сертификаты тапшырылды. Әлеге сертификатка "Актаныш икмәк комбинаты" һәм "Актаныш сөт заводы" лаек булды.
Шулай ук, райондашларыбыз Луиза Хафизовага һәм Мирзанур Фарухшинга “ТАССР төзүлегә 100 ел” юбилей медале тапшырылып китте.
Моннан тыш, визит кысаларында район үзәк хастаханә хезмәткәрләре һәм район мәдәният хезмәткәрләре белән очрашып, әлеге өлкәләрдәге эшчәнлек белән танышты. Шулай ук, шушы көннәрдә генә тантаналы рәвештә мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзаловага ачылган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев