Ярдәм өченче тапкыр күрсәтелә
Тартмага 1200 сумлык 13 төрле ризык тутырылган
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе нигезендә, “Ак Барс” банкының иганәчелек ярдәме белән коронавирус пандемиясе аркасында авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итү максатыннан оештырылучы “Ярдәм янәшә!” акциясе кысаларында 8 июнь көнне азык-төлек тутырылган 641 тартма килде. Бу инде өченче тапкыр оештырыла. Тартмага 1200 сумлык 13 төрле ризык тутырылган.
- Мондый төр ярдәм республикада алты төр категория гражданнарга бирелә. Бездә дә шундый категориягә керүче 600 дән артык гаиләгә ярдәм күрсәтелә. Болар айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар. Араларында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләр, опека гаиләсендә тәрбияләнүчеләр, социаль яктан куркыныч гаиләләр, балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләр бар. Әлеге ярдәмне оештыруда өлешләре кергән һәр кешегә район җитәкчелеге, ярдәмне алучылар исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез, - ди район башкарма комитеты җиткәчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.
Иҗат төркемебез Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Рәмис Минһаҗев белән бергәләп, әлеге тартмаларны таратуда катнашты.
-Безнең җирлектә 24 тартма таратыла. Алар чыннан да мохтаҗ кешеләргә бирелә. Һәм алар чын күңелләреннән рәхмәт укыйлар. Ирмәш авылында Казахстаннан кайткан бер апа яши. Аның пенсиясе дә 7 мең сум гына. Ул инде урамда күргән саен кочаклап рәхмәт әйтә. Шушындый категория гражданнарны кайгыртканы өчен үземнең дә дәүләткә рәхмәт әйтәсем килә, - ди Рәмис Минһаҗев.
Тартмаларны кулларына алучыларның һәрберсе ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.
-Безне шушылай хөрмәт иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәт булсыннар, эшләрендә уңышлар телибез, - ди Чөгәнә авылында яшәүче Рафис Салихов.
-Күп балалы гаиләләргә ярдәм иткәннәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең биш балигъ булмаган балабыз бар. Әлеге азык-төлек тартмалары зур ярдәм булып тора, -ди шул ук авылда яшәүче Виктория Совескул.
Мондый ярдәм әле тагын бер тапкыр киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Ярдэм янэшэ кемнэр очен генэ ул? мин ялгызым 2 бала тэрбиялим шушы Актаныш жирлегендэ яшим безгэ тиешме?
0
0