Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яшь шоферлар көч сынашты

Бүген технология техникумы базасында “Автосессия-2020” һәм “Автокөрәш” республика күләмендәге бәйгеләрнең район этабы узды.

Биредә әле кулларына яңа гына машина йөртү таныклыгы алган һәм шушы таныклыкны алу өчен укып йөргән яшүсмерләр көч сынашты. 

Әлеге бәйгеләр быел районда икенче тапкыр үткәрелә. Аңа тартылучылар саны артык күп булмаса да, катнашканнарының кызыксынулары күренеп тора. Чөнки бәйге барышында катнашучылар ун минут эчендә юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы 20 сорауга җавап бирергә һәм гамәли өлештә билгеле фигуралар ясап машинада дөрес йөрергә тиешләр иде. 

-“Автосессия” бәйгесендә 18 яше тулган, машина йөртү таныклыгы алган яшүсмерләр катнашса, “Автокөрәш” бәйгесендә әле машина йөртү таныклыгы булмаган, 16-17 яшьлек егет-кызлар катнаша ала. Әмма быел әлеге бәйгеләрдә бары тик егетләр генә үз көчләрен сынап карарга теләк белдергән, -ди районның ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиева. 

Әлеге бәйгеләрнең төп максаты булып, машина йөртү таныклыгын әле яңа гына алган, яисә алырга гына җыенган яшүсмерләр арасында автомобиль спортына мәхәббәт тәрбияләү һәм алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләрен ныгыту, юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау тора. 

Егетләр биремнәрне тиз арада хатасыз итеп чиштеләр. Машиналарда  йөргәндә дә артык тупас хаталар ясамадылар. 
-Мин үзем “Автокөрәш” бәйгесендә катнаштым. Сорауларга 57 секунд эчендә хатасыз җавап бирдем. Машина йөртү таныклыгы алу өчен тырышып укыдым. Таныклык алгач та юл йөрү кагыйдәләрен даими кабатларга кирәк дип исәплим. Юлларда исән-сау йөрергә язсын, - ди технология техникумы студенты Илмир Шәйдуллин.

Бәйге булгач җиңүчеләре дә була. “Автокөрәш” буенча I урынга Раил Галләмов, II урынга Рөстәм Фәррахов, III урынга Ришат Нәҗимов, “Автосессия” буенча I урынга Фарис Хуҗин, II урынга Рәзил Галиев, III урынга Адель Гыйбадуллин ия булдылар.

Реклама

Лена Фазлиева җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, медальләр, катнашучыларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырды.  Район этабында җиңүчеләр район данын зона этабында яклаячак. Аларга уңышлар телибез. 

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев