Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Яшьләр вакыты” автобусы АКТАНЫШТА

Яшьләребез 11 проект тәкъдим итте

“Яшьләр вакыты” автобусы Актанышның “Яшьлек” мәдәни үзәге каршына килеп туктады. Август башында старт алган лидер-сәяхәтчеләр республика районнары буйлап хәрәкәт итә. Автобус турын оештыручылар, Актанышта ясалган тукталышта, изге гамәл кылырга теләгән яшьләргә булышачакларын әйтте.

Акция август аена кергәч старт алган. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, республиканың яшьләр оешмалары лидерлары тарафыннан оештырылып, аңа 14-35 яшьлекләр җәлеп ителә. 18 районда булырга өлгергәннәр. 10 сентябрьгә кадәр барлык 45 муниципалитетны да урап чыгарга ниятлиләр. Кама аръягы төбәге буйлап йөргәндә 18 август көнне Актаныш активистлары янына да килеп чыктылар. Мәктәп укучылары, студентлар, эшләүчеләрдән: “Шушы җирлектә үсәргә, үз районыңа булышырга телисеңме?” - дигән сорау җавап ишетергә теләүләре иде.

Тимур Сөләйманов:

– Быел яшьләрне тыңлыйсыбыз килә. Төп бурычыбыз – сезнең инициативага булышу, - диде ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

2020 елда республика яшьләренә 5 млн сумнан артыграк суммада грант бирелгән. Яңа идеяләрне эзләү дәвам итә.

Бөтен республика буенча яшьләрне кузгату, берләштерү, тәкъдим ителгән проект презентацияләрен карап, аларны тормышка ашыруга этәргеч бирү җанлы аралашуда ачык күренде. Күзгә-күз карап сөйләшү иде ул. 11 райондашыбыз үз проектын тәкъдим итте. Аларны тыңлап бәя бирүдә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да катнашты.

Узган ел да шундый ук автобус сәяхәте оештырылып, анда катнашучылар безнең район яшьләре белән очрашкан иделәр. Быелгы автобус туры ТР Президенты ярдәме белән “Яшьләр вакыты – мөмкинлекләр вакыты” концепциясе кысаларында уза.

Төрле проект, программа, грантлар турында күргәзмә урнаштырылды. “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” дигән сессиядә алар турында берәмтекләп аңлатылды. Аннары инде районыбыз яшьләре үз идеяләрен җиткерде.Тимур Сөләйманов һәркемгә максатка ирешү юлын табарга булышты.

Алла Кондратьева, автобус төркеме җитәкчесе:

– Зур команда белән килдек. Яшьләргә мөмкинлекләр барын, йоклап калмаска, шул чараларны кулдан ычкындырмаска кирәклеген сөйлибез. Үзеңне һөнәри яктан үстерү, шәхес итеп тәрбияләү, дуслар табу, хыялыңны тормышка ашыру, грант алуны акчасыз да эшләп булганны аңлатабыз. Россиядә, Татарстанда андый мөмкинлекләр бик күп. Бары тик эзләп табарга һәм дөрес итеп куллана белергә генә кирәк. Узган елгы автобус сәяхәтендә министрлык һәм район җитәкчелегенә сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Быел үз районыңа булышу буенча тәкъдимнәр карала. Һәркемгә проектын тормышка ашыру юлын күрсәтәбез. Инициативалы, акыллы яшьләр белән әңгәмәләр төрле өлкәләргә кагыла. Татарстанда яшьләрнең зур командасы барлыгын белсеннәр иде. Бер-беребезгә булышырга без һәрвакыт әзер.

ТР Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев сентябрь аенда яшь белгечләр форумы оештырылачагын бәян итте. Районга эшкә кайткан төрле һөнәр ияләре белән очрашу аларның фикерен ишетергә теләүне күздә тота.

Соңыннан министрлыкның рәхмәт хатлары тапшырылды. “Безнең район – киләчәк образы” сессиясендә үз тәкъдимен яклап, җиңү яулаган “Яшьлек”нең “Киноҗәй” проекты командасына сертификат бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев