Авыл хуҗалыгы сулышы
-
8 август 2022 - 13:34ТЕРЛЕК ТОТУЧЫЛАР ИГЪТИБАРЫНА: Башкортстаннан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан маллар кертү тыелаБүген Татарстанга күрше Башкортстаннан, Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан маллар кертү тыела. Сәбәбе- төрле ветеринар авыруларның киң таралуы.
-
8 август 2022 - 08:57ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ-2022: Актаныш игенчеләре 8 август көненә 336597 центнер икмәк җыеп алдыРайоныбыз кырларында бүген урып-җыюның иң кызган мәле. Иртә белән кояш нурлары чык тамчыларын кипшертүгә механизаторларыбыз мул икмәк диңгезенә юл ала. Кыр батырлары көнне-төнгә ялгап, берсеннән-берсе куәтле, заманча комбайннарында тулы башаклардан бөртекләр җыеп алуга керешә.
-
5 август 2022 - 07:56ИГЕНЧЕ КӨНДӘЛЕГЕ: Районыбыз җитәкчесе Ленар Зарипов кыр батырлары эшчәнлеге белән таныштыБүген, 5 августка районыбыз игенчеләре барлык урып-җыеласы мәйданның 8 процентында эш башкарды.
-
4 август 2022 - 10:02Нәфис Сәлимгәрәев: Һәр аяз көннән, һәр сәгатьтән файдаланып игеннәрне җыеп алырга кирәкРайоныбыз хуҗалыклары урып-җыю эшләренә ныклап кереп бара. Бүген, 4 август көненә район кырларының 5 процентында урып-җыю эшләре башкарылды.
-
29 июль 2022 - 19:00КӘРӘЗЛӘРДӘ БАЛ ТУЛГАН:АЕРТЫРГА ДА ВАКЫТ!Июль. Атнадан артык вакыт үтүгә үк бәләкәй рамнардагы кәрәзләр бал белән тулган иде. Тик мичәтләү эше генә бераз акрынрак бара кебек. Без һәр кәрәзнең 80-90 процентында ячейкалардагы бал сыланмыйча аерта башламыйбыз. Зур рамнар да тулган диярлек. Бал аерткыч алдан ук корылган, өтергеләр, башка төрле эш кораллары күптән үк әзерләнгән. Эш өстәлебез җыештырылып, урнаштырылган.
-
24 июль 2022 - 08:10Мулардлар сугышса...Мулард үрдәкләр бер-берсен таламасын, канга батырып чукымасын дисәгез, түбәндәге киҗәшкә колак салыгыз.
-
22 июль 2022 - 14:33АКТАНЫШТА "КЫР КӨНЕ-2022" УЗДЫ!(+ПОДКАСТ, +ФОТОРЕПОРТАЖ)Биредә безнең "Актаныш-информ" иҗат төркеме дә хезмәт куйды. Әлеге күңелле, олы әһәмияткә ия булган вакыйгадан "Актаныш таңнары" газетасына, радиоэфирга, "Актаныш авазы" ТВның "Хәбәрләр" тапшыруына репортажлар, материаллар әзерләнә. "Әнәк агрофирмасы җирлеге бүген гөрләп торды.
-
20 июль 2022 - 17:52УМАРТАЧЫЛАР ӨЧЕН КЫЗУ УРАК ӨСТЕ БАШЛАНА:Актаныш умартачыларының хәлләре ничек?Һөнәр - кулдагы алтын беләзек. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Безнең иҗади төркем Сәфәр җирлегендәге умарталыкка барды, биредә районыбызның танылган умартачылары Рил Әхмәтҗанов һәм Рисун Хәйдәров белән очрашты.
-
20 июль 2022 - 12:53Обучающий вебинар по ФГИС «Зерно»21 июля в 14.00 состоится вебинар на тему «Федеральная государственная информационная система прослеживаемости зерна и продуктов переработки зерна» (ФГИС «Зерно»).
-
20 июль 2022 - 11:18Будет интересно: стартуют выездные семинары по обучению аграриев Татарстана цифровым технологиям в АПКВ ближайшее время стартуют выездные семинары по районам республики, где сотрудники АО «РИВЦ» расскажут о курсе «Цифровая трансформация в АПК» представителям агробизнеса.
-
13 июль 2022 - 15:18Комбайнчы ярдәмчеләре- безнең киләчәк (+фото, +видео)"Алга" һәм "Ташкын" хуҗалыкларының кыр кораблары тезелгән комбайннар парадында ир уртасы механизаторлар янәшәсендә 14-15 яшьлек яшүсмерләрне күрү күңелдә якты өмет уята.
-
13 июль 2022 - 11:27КОМБАЙННАР ПАРАДЫННАН: Ашыкмый, кабаланмый эшләргә генә кирәк! (+видео)Бүгенге комбайннар карау районыбызның 8 зонасында уза. “Чишмә” хуҗалыгында “Чишмә”, “Тамыр” хуҗалыклары һәм “Чишмә” агрофирмасының урып-җыюда катнашачак кыр кораблары бер линиягә тезелеп район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комиссиясен каршы калды. Комбайннарны карауда район җитәкчесе Ленар Зарипов катнашты.
-
13 июль 2022 - 09:08Бүген районыбызның кыр кораблары урып-җыю алдыннан имтихан тота (+фотолар)Бүген районыбызда урып-җыю алдыннан матур традициягә әверелгән Комбайннар парады уза.
-
12 июль 2022 - 15:43Бүген районыбыз җитәкчесе Ленар Зарипов авыл хуҗалыгы тармагы белән танышты-хуҗалыкларда булдыРайон җитәкчесе Ленар Зарипов көндәлек эшчәнлеге барышында районыбызның оешма-предприятиеләре белән танышуны гамәлгә кертте. Бүген Ленар Рафак улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев белән берлектә районыбыз хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.
-
12 июль 2022 - 09:39Бүген иң күп сөтне "Нигез" хуҗалыгында сауганнар, бер сыерга- 35 килограммРайон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда узган тәүлектә 206548 тонна сөт савылган.