Ышанычлы адымнар белән — сөт савымын арттыруга
Иске елны тарихка озатып, өмет-ышанычлар баглап тарихның яңа битен ачып җибәргәндә гадәттә сөенечле вакыйгалар да кичерелә әле. Мәсәлән, районыбызның «Нур» хуҗалыгында сөенечле вакыйгалар күзәтелә.
«Нур»да көнлек савым күләме 10 тоннаны тәшкил итте. Сөтле көнең — ямьле көнең! Уңган терлекчеләргә һәм савымчыларга дан!
Моның шулай булуына аптырыйсы юк, чөнки хуҗалык итүнең иң алдынгы ысуллары кулланылып, булдыклы хезмәткәрләрне бердәм туплап эшләтүнең нәтиҗәләре дә уңай икәнлеге – күптәннән билгеле хакыйкать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев