Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ: МӘХӘББӘТ МИҢА СУЛАР ҺАВА УЛ! (3)

"Актаныш-информ" журналистлары язмышларын тезгенләп тоткан райондашларыбызның гомер юлларын сүтә. Безнең сайтны, "Актаныш-информ" социаль челтәрләрен карап барыгыз. Беренче язмышыбыз сурәтләмәсе- ерак Тыва якларында гомер кичерүче Актаныш кызы Лилия Лазарева-Гыйльмуллина турында.

                     Дәвамы.

Башы әлеге сылтамада. 1 өлеш           

2 өлеш

           Беркөнне “Сиңа укырга кирәк! Документларыңны Чаллы педагогика университетына илт. Укырга керү белән мин сине тәрбияче итеп эшкә алам”,- ди мөдир яшь хатынга. Лилия имтиханнарын тапшырып бюджет бүлегенә укырга керә. Рәхәтләнеп укый да, эшли дә. Укыган чорда уллары туа. Әлбәттә, ире Русланының, ике яклап әти-әниләре ярдәме белән дипломын кулына ала булачак психолог. Хәзер инде кода-кодагыйлар Лилия белән Русланның бәхетле гаиләсенә карап сөенәләр генә-мәхәббәтнең көченә, могҗизасына алар да ышанган.
    

-    Кешене хыял яшәтә, Ләйсән апа. Русланның бәләкәйдән үк бик тә хәрби уку йортында укыйсы, хәрби кеше буласы килгән. Баланы урамга прогулкага алып чыккач минем кебек үк яшь әни белән таныштым. Гаиләләр белән аралаша башладык. Бер шулай сөйләшкәндә, минем хыялым чынга ашты, психолог булачакмын, ә менә Русланныкы юк, дим бу ханымга. Шуннан ул җентекләп сораша башлады. Аның һәм иренең ярдәме белән минем Русланым укыды да, хәрби хезмәткә дә алынды. Башта ирем ... республикасында хезмәт итте. Әлбәттә, энәгә ияргән җеп кебек мин дә аның артыннан иярдем. Менә 10 елдан артык Тыва республикасының Кызыл шәһәрендә яшибез. Русланым бик канәгать- ул җаны теләгән эштә эшли. Мин исә балалар бакчасында психолог.

 

                 Претензияне күңелдә йөртәсе түгел

 

-    Балачак травмаларым шактый. Без үскәндә авыр 90нчы еллар иде. Җитмәүчелек, әти-әниләргә хезмәт хакы түләмиләр... Травмаларны дәвалауның иң үтемле юлы- күңелдән травманы киредән кичерергә, аннан инде травма кем белән булган утырып аңлашу, сөйләшү кирәк. Проблеманы, претензияне күңелдә йөртәсе, аны тегеләй-болай әйләндереп тагы да буталасы түгел.  Үз балаларымның да әти-әнигә ышанычын булдырырга омтылам. “Без сезне тудырдык, үстердек- сезнең борчу безнең борчу ул. Нәрсә булса да кайтып безгә сөйләгез. Иң дөрес киңәшне дә сезгә урамдагы кеше түгел, ә әти-әниегез бирәчәк”, дип өйрәтәбез. 

 

                 Балаларыгыз белән сөйләшегез!

 

Реклама

-    Бүген балаларга ата-ана тарафыннан нинди травмалар ясала?

 


-    Кая гына барсам да, нәкъ эштәгечә балаларга рәсем ясатам. Рәсемдә барысы да ап-ачык ярылып ята. Менә авылга кайткач та туганнарның балаларына рәсем ясаттым- бүген бала ялгыз. Аның белән сөйләшүче, уйнаучы юк. Кулларына телефон тоттырабыз да, онытабыз. Ә ялгызлык, кирәклегеңне тоймау-киләчәктә зур проблемага әверелергә мөмкин. Барлык әниләргә, әтиләргә балаларыгыз белән сөйләшегез дип мөрәҗәгать итәм. Әбиләрне ишеткәнегез бардыр- алар балаларга әти-әниле, алтын канатлы бул дип тели. Димәк, әти-әни алтын канатлар инде ул, кеше балачагында әти-әнисеннән ярату күрсә, бу хис аны олыгайгач та бәхет булып озата бара. 

 

                 Бәхеткә юл яратудан башлана


            Лилия бүген бик бәхетле, аның бәхете шаян күзләрендә, модалы киселгән чәчләрендә, аяк атлавында күренеп тора. Үзе генә түгел, ирен дә, балаларын да бәхетле иткән ана ул. Елга бер тапкыр меңнәрчә чакрым юл үтеп Актанышка кайталар, ике яклап әти-әниләрен бәхетле итәләр, төрле эшләрдә булышалар. Ә бәхеткә юл мәхәббәткә ышанудан, бер-береңне өзелеп яратудан, утка-суга керүдән башланган. 

 


                 Халкым, шөкер итә беләсеңме?


             Кызыл шәһәрендә рәхәтләнеп саф татарча сөйләшүче, тирә-юньдәге төрле милләт халыкларына татарлар турында аңлатучы, милли гореф-гадәтләребезне, аш-суларыбызны танытучы да булып киткән Лилия. Очрашу ахырында туган ягында яшәүчеләр турында фикерләрен әйтеп минем дә күңелдә йөрткәннәрне раслады психолог-Лилия. 


- Татарстан бик бай, җитеш республика. Тывадан кайткач, биредәге муллыктан күзләр камаша. Йортлар, урамнар, яңа төзелгән, яки ремонтланган мәктәпләр, бакчалар, клублар- барысы да искиткеч. Кибетләрдәге товарлардан киштәләр сыгылып тора. Ә кешеләр, ә кешеләр шөкер итә белми. Һаман зарланалар, мал артыннан куалар. "Подслушано..." төркемен ачсаң, шаклар катасың- никадәр негатив фикер, башкалар турында ямьсез сүзләр языла. Боларны күргәч, миңа бик авыр. Шөкер итә белми халкыбыз, бу, беренче чиратта, үзең өчен, үзеңнең күңел тынычлыгың өчен кирәк. Ә күңеле тыныч кеше, башкаларны да бәхетле итә.

            Гыйльмуллиннар янә җәйге ялларын тәмамлап Тывага юл тоттылар. Туган яктан киткәнче үк Актанышны сагына башлый Лилия. Бигрәк тә якыннары белән саубуллашу авыр аңа. "Ярый әле социаль челтәрләр бар. Элеккечә хат аша гына аралашу булса, мин түзәлмәс идем бу аерылуга",-ди Лилия. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев