Актаныш

Быелгы "Ак чәчәкләр" конкурсында да Актаныш районы медицина хезмәткәре хөрмәтләнде

Бүген район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев белән Аккүз фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Анамова 19 июньдә булачак медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелә торган "Ак чәчәкләр" бәйрәм тантанасында катнашты.

                      Медицина хезмәткәрләре арасында иң яхшыларны ачыклый торган “Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә 2016 елда Татар Суыксуы участок хастаханәсе табибы Наилә Әминова беренче тапкыр катнашып призер исеменә лаек булган иде. Наилә Рафаэль кызының аяк арты җиңел булды. 2019 елда үзәк хастаханәнең 
гомумгамәли табибәсе Рифа Ибраһимова "Иң яхшы участок табибы" номинациясендә җиңүгә иреште. 
               2020 елда табиб-хирург Инсаф Могътазиров һәм анестезиолог Айрат Разетдинов Чаллы шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары белән бергә катлаулы операция ясап, "Уникаль операция"  номинациясендә I урын белән хөрмәтләнделәр. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев операция ясалган 80 яшьлек бабайның бүгенге көндә актив тормыш белән яшәвен, сәламәтлегеннән канәгать булуын әйтте:


- Быел да "Ак чәчәкләр" бәйгесендә районыбыз вәкиле призерлар рәтендә. Аккүз җирлегендә 40 ел фельдшер булып эшләүче Ләйсән Анамова "Иң яхшы медицина хезмәткәре" номинациясендә беренче өчлеккә керде. Бу безнең өчен бик яхшы күрсәткеч,-диде Айдар Рәфкать улы. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: