Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Башкортстанда Балалар онкологиясе үзәге төзеләчәк

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Республикада Балалар онкологиясе үзәге төзеләчәк

“Онкология авырулары белән балалар авырганда һәрчак коточкыч гаделсезлекне тоясың. Әйтик, ел саен безнең республикада гына да табиблар 17 яшькә кадәрге балаларда 130га якын яман шеш очрагын ачыклый. Ә диспансер күзәтүе астында безнең Башкортстанда 850дән артык бала бар. Шуңа күрә республика Башлыгы вазыйфасында беренче көннәрдән үк республикада Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге кирәк дип санадым.

Без пациентларны консультация сорап, яки операциягә Мәскәүгә җибәрә алабыз, әмма өйдә диварлар да булыша, диләр. Шуңа бәйле рәвештә без мондый онкоүзәкнең тулы проектын эшләдек, федераль финанслашуга ирештек һәм озак, әмма кирәкле процедуралардан соң без мәйданчыкка чыктык.

Республика клиник дәваханәсеннән ерак түгел Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген төзиячәкбез. Проект буенча, биредә җиде катлы бина булачак. Яңа объектның гомум мәйданы – 17 762 квадрат метр, шул исәптән 10 ятакка исәпләнгән көндезге стационар, 10 урынлык иммунология блогы, 31 урынлык — онкология, 31 урынлык гематология, 7 урынлык реанимация һәм интенсив терапия, 6 урынлык сөяк җилеген трансплантацияләү бүлекләре, ике урынга исәпләнгән операция блогы, трансфузиология хезмәте белән криосаклагыч, лаборатория керәчәк. Бу безнең балаларга һәм аларның ата-аналарына сизелерлек ярдәм итәр дип ышанам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев