Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Районда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арта: җитәкчеләр чара күрә

Татарстанда кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны күп булу сәбәпле, чикләүләр кертелде. Чикләүләрнең берсе- поликлиника, хастаханәләргә һәм тәүлек әйләнәсе эшләүче интернат-мәктәпләргәә битлек режимы кабат кайтартылды.

          Республикада ОРВИ (кискен респиратор вируслы инфекция ) һәм грипп белән авыручылар саны бик зур тизлектә арта. Гриппның 198 очрагы теркәлгән, шуларның 92 проценты дуңгыз гриппына туры килә.

               "Татарстан Республикасы территориясендә грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның интенсивлыгын киметү максатыннан 15 декабрьдән ТР буенча баш дәүләт санитар табибының 205 санлы карары нигезендә чикләүләр кертелә», – дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

                  Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты да тәүлек әйләнәсе эшли торган уку йортлары рәтендә. Директор Венера Хәмитҗанова-Хәева әйтүенә караганда гимназиядә эпидемиологик ситуация бу тәүлектә аеруча киеренкеләнгән, 40 укучы югары температура аркасында укырга килмәгән. Гомуми саннарга карасак, 501 гимназия укучысының 91-е грипп яки ОРВИдан дәвалана.

     Венера Хәммәтнәсыйх кызы "Узган елгы тәҗрибәдән чыгып иртәгә, 16 декабрьдә гимназия бинасын тулысы белән дезинфекцияләячәк", диде. Идән-стеналар, ишек-тәрәзәләр- барысы да махсус эретмәләр белән сөртеләчәк. "Былтыргы кизү вакытында әлегечара авырулар санын киметергә булышты", ди директор. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев