Актаныш

Актаныш районы

Сәламәтлек сагында

ӘСТӘГЕФИРУЛЛА: Табиблар бер хатын-кызның корсагыннан 60 кг «майлы алъяпкыч» алган

Ульяновскида 54 яшьлек ханым, юан корсагы аркасында хәрәкәт итә алмый башлагач, табибларга барган

Моннан егерме ел элек аның сәламәтлеге какшап киткән һәм гормональ препаратлар белән дәваланган. Матдәләр алмашы бозылып, шуннан тазара башлаган.

Корсагындагы «майлы алъяпкыч» тезенә кадәр җиткән, йөрү түгел, утырып тору да авырлашкан, өйннән дә чыкмый яткан. Операөия ясап, табиблар аның әлеге дә баягы «алъяпкычын» кисеп алган.

Операция дүрт сәгать дәвам иткән ди. Алар әйтүенчә, моңа охшаш операцияләрне күп ясарга туры килгән, әмма мондый хәл белән беренче генә очрашулары. 

чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=23869

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев