Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Түбән Камада вакцинадан баш тарту сәбәпле, 13 педагог эштән җибәрелгән

Түбән Камада вакцинадан баш тарту сәбәпле, 13 педагог эштән җибәрелгән

Эштән җибәрелгән педагогларның укыту сәгатьләре башка укытучыларга бүлеп бирелгән. 

Түбән Камада 13 укытучы коронавирустан прививка ясатудан баш тарткан. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин хәбәр итте. 

Гыйниятуллин эштән чыгарылган укытучыларның сәгатьләре башка педагоглар арасында бүленәчәк, дип аңлатма биргән. 

Түбән Камада мәгариф өлкәсендә прививка ясатучылар- 4992 , бу барлык укытучыларның  90% ын тәшкил итә. 

Искәртеп узабыз, Татарстанда COVID-19га каршы беренче прививканы ясамаган хезмәткәрләр эштән читләштерелергә яки дистанцион эшкә күчерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев