Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тюбингларда шуу-куркыныч!

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында тюбингларның куркынычы турында искә төшерделәр.

Кышкы уен әсбабы - "ватрушкалар" дип йөртелүче тюбингларда шуу - сәламәтлек өчен куркыныч тәмамланырга мөмкин.

Төрле имгәнү-җәрәхәтләнүләр алмас өчен, берничә гади киңәшне онытмасагыз иде.

– Кечкенә балаларның үзләрен генә җибәрмәгез. Аларның кайда, нишләп йөрүләрен сез белмичә дә калырга мөмкин.

– Артык текә таулардан, трамплин булган урыннардан тюбинг белән төшмәгез. Агачлы урыннарда, баганалар булса, машина йөри торган юл кырыйларында һәм гомумән, таныш булмаган урыннарда шумау хәерлерәк.

– Таудан төшкәндә, үзара бәрелешмәс өчен, шактый ара калдырып шуыгыз.

– Бер генә кешегә исәпләнгән ватрушкага, берничә кеше утыру тыела.

– Таудан төшкәндә күзегезне йоммагыз, уяу булыгыз.

– Иң яхшысы – махсус урыннарда гына шуарга тырышыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев