Актаныш районында ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшәләр?
Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен төшерә, эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту өчен киртә булып тора. Әлеге тискәре күренешкә каршы тору барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булып кала. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе Люция Корбанова Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча 2022 елга хисап ясады.
Хисап чорында Актаныш район суды тарафыннан коррупциягә кагылышлы 2 җинаять эше каралды.
Аның берсе РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 4 нче өлеше буенча “Патрон” шәхси сак предприятиесе директорына карата җинаять эше, гаепләнүчегә 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.
Икенче эш: «Актаныш АТХ» муниципаль предприятиесе директорына карата. Аңа хөкем карары чыгарылды, ул РФ ҖК 159 статьясының 3 өлеше, 186 статьясының 1 өлешендэ каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип танылды һәм 1 елга сынау срогы белән 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә шартлы рәвештә белән җәза билгеләнде.
«Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе» ФДБУ директорына карата РФ ҖК 290 маддәсе нигезендә «Чоп патрон» шәхси сак предприятие директорынан ришвәт алу фактлары буенча эшләр кузгатылган, тикшерү алып барыла.
2022 елда Актаныш муниципаль районы хокук саклау органнары тарафыннан муниципаль хезмәткәрләргә карата җинаять эшләре кузгатылмаган.
Хисап чорында үзләренең, тормыш иптәшенең, балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында барлыгы 66 муниципаль хезмәткәр, 193 депутат мәгълүмат тапшырдылар. Декларация кампаниясе чорында барлык хезмәткәрләргә дә керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләрне дөрес итеп бирү буенча консультацияләр үткәрелде. 2022 елда коррупциягә каршы тематика буенча 23 муниципаль хезмәткәр үзләренең белемнәрен күтәрделәр.
Муниципаль районда кече һәм урта бизнес үсеше өчен уңай шартлар булдыруга комачаулаучы сәбәпләрне ачыклау, район халкының коррупциягә каршы карашын ачыклау максатларында 2022 елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр район халкы һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру үткәрелде. Сораштыруда районның 471 кешесе, 32 бизнес вәкиле катнашты. Сораштыру нәтиҗәләре районның рәсми сайтында, коррупциягә каршы эшчәнлекне яктыртучы бүлектә урнаштырылды. Мондый сораштырулар җәмәгатьчелек фикеренә тәэсир итә торган проблеманы аңлау өчен файдалы, коррупциягә каршы мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле роль уйный.
2022 елда Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләрендә коррупция куркынычлары булу-булмавына анализ ясалды. Коррупция куркынычы иң югары булган төп юнәлешләр булып җир участоклары бүлеп бирү өлкәләре (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, пай җирләре һәм торак пунктлар җирләре), шулай ук муниципаль милек белән идарә итү (күчемсез милек белән килешүләр төзү) кала. Финанс чараларын бүлүне, муниципаль милек белән идарә итүне, шулай ук сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы структур бүлекчәләр коррупция куркынычларына аеруча дучар.
Коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекне координацияләүче коллегиаль орган булып коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча Комиссия тора. Комиссия составында 18 кеше, шуларның проценттан артыгы җәмәгатьчелек вәкилләре. Комиссия утырышларында даими рәвештә финанс-бюджет дисциплинасын ныгытуга, муниципаль милек белән идарә итүгә, муниципаль заказларны урнаштыруга һәм үтәүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр карала.
2022 елның хисап чорында муниципаль районда 4 комиссия утырышы уздырылды, аларда 21 мәсьәлә каралды, тиешле карарлар кабул ителде. Комисия утырышында ел дәвамында барлыгы 20 вазыйфаи затның коррупциягә каршы эшчәнлек буенча чыгышлары тыңланды.
Комиссия эшчәнлегенең барлык материаллары җирле массакүләм мәгълүмат чаралары битләрендә яктыртыла, ә комиссия утырышларының протоколлары муниципаль районның рәсми сайтында «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырыла.
Коррупция куркынычларын киметүнең бер тармагы булып Актаныш муниципаль районында күпфункцияле үзәк тора. Әлеге үзәкнең эше «Бер тәрәзә» принцибы буенча төзелә, ягъни федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге хезмәтләр күрсәтү бер урында бара. Аннан минималь кирәкле документлар пакетын тапшыру һәм нәтиҗә алу гына таләп ителә. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, күпфункцияле үзәк автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллана. Бу гариза бирүчене инстанцияләргә йөрүдән яки арадашчыларга түләүдән азат итә, коррупцион күренешләргә юл куярга ирек бирми.
Шулай ук район территориясендә «Электрон балалар бакчасы» хезмәте эшли, әлеге программаның эше гариза бирүченең башкаручы белән турыдан-туры элемтәсен чикләде. Бүгенге көндә «Электрон балалар бакчасы» программасында 129 бала чиратта тора (шул исәптән 2 айдан 1,5 яшькә кадәр 129 бала, 1,5 яшьтән 3 яшькәчә, 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар чиратта юк). 2022 елда 205 бала чиратка куелган, 164 балага балалар бакчаларына бару өчен юлламалар бирелгән.
Муниципаль учреждениеләрдә коррупция күренешләрен профилактикалауга һәм аларга каршы торуга юнәлдерелгән чараларның берсе - "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" 05.04.2013 44нче номерлы Федераль закон буенча эшләү, сатып алу системасының ачыклыгын һәм үтә күренмәлелеген www.zakupki.gov.ru гомумроссия рәсми сайты аша тәэмин итү.
Сайтта даими рәвештә үткәрелүче аукционнар буенча мәгълүмат һәм кирәкле документлар, аукцион нәтиҗәләре һәм контрактлар үтәлеше турында мәгълүматлар, товарлар китерүгә заказлар урнаштыру графиклары, эшләр башкару, хезмәт күрсәтү һ.б. мәълуматлар урныштырылган.
«Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» гы Федераль закон нигезендә муниципаль контроль-хисап органнарының төп вәкаләтләренең берсе буларак коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән чараларда катнашу каралган.
Муниципаль районның Контроль-хисап палатасы бюджет акчаларын тотканда коррупцион хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау буенча нәтиҗәле эш алып бара. 2022 елда палата тарафыннан 10 контроль һәм 28 эксперт-аналитик чара үткәрелгән һәм 64 млн 664 мең 870 сумлык хокук бозулар ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурорның 4 представлениесе кертелгән, 2 кеше дисциплинар җаваплылык чараларына тартылган.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Актаныш муниципаль районы бюджет палатасы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү кысаларында уртак тикшерүләр үткәрелде. Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча 7 белем бирү оешмасында тикшерүләр уздырылды. Контроль чаралар нәтиҗәләре буенча тикшерелгән акчаларның гомуми күләме 285 млн 781 мең сум тәшкил итте, 27 млн 436 мен 200 сумлык 40 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Үткәрелгән контроль чаралар нәтиҗәләре буенча тикшерелә торган учреждениеләр адресына 7 представление, ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында һәм гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча 7 тикшерү акты җибәрелде, 2 административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, әлеге беркетмәләр буенча вазыйфаи затка 20,0 мең сум куләмендә штраф салынды.
Районда коррупциягә каршы көрәш чаралары “2015-2025 елларга Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәте” программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Программада каралган чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре квартал саен муниципаль районның рәсми сайтында, «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә урнаштырыла. Коррупциягә каршы тору законнарындагы барлык үзгәрешләр мәгълүмат бирү тәртибендә методик материаллар һәм тәкъдимнәр тарату юлы белән муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга вакытында җиткерелә.
Район халкы арасында массакүләм пропаганда үткәрү максатыннан, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алып барылган эшне яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. 2022 елда коррупциягә каршы юнәлештәге 62 материал басылып чыкты, шулардан: 6 материал "Актаныш таңнары" газетасында, 23 материал "Актаныш информ" сайтында, 20 материал Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында. "Актаныш авазы" радиосында "Заман һәм закон" циклыннан 8 радиотапшыру трансляцияләнде, җирле телевидениедә 5 тапшыруда коррупциягә каршы юнәлештәге чаралар яктыртылды. Телевидениедә рус һәм татар телләрендә корррупциягә каршы тематикадагы 18 социаль ролик трансляцияләнде.
Район прокуратурасы хисап чорында Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләре советларының коррупция факторлары булган һәм гамәлдәге закон таләпләренә туры килмәгән 26 норматив хокукый актын ачыклаган.
Шуңа бәйле рәвештә, район прокуратурасы тарафыннан Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләре советларына күрсәтелгән норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертүне таләп итеп 26 протест кертелде, протестлар барысы да каралды һәм канәгатьләндерелде.
Ел дәвамында Актаныш муниципаль районының барлык мәгариф учреждениеләрендә хокукый белем көннәре, хакимият органнары, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында парламент дәресләре, сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, яшьләр акцияләре, хокук саклау структуралары вәкилләре белән аерым очрашулар уздырылды. Әлеге чаралар барысы да белем бирү учреждениеләренең социаль челтәрләрендәге рәсми битләрендә яктыртылып барылды.
Коррупциягә каршы профилактика чараларын үткәрүдә коррупциягә каршы тәрбия элементларын укытыла торган дисциплиналарга (тарих, әдәбият, җәмгыять белеме) кертү аерым урын алып тора. Бу фәннәрне өйрәнгәндә алынган белем һәм күнекмәләр укучылар тарафыннан аларның алга таба эшчәнлеге өлкәләрендә кулланыла ала, укучыларга һөнәр сайлаганда ярдәм итә.
Июнь-июль аенда муниципаль районның барлык мәктәп яны лагерьларында, «Бүләк» сәламәтләндерү лагеренда коррупциягә каршы чаралар үткәрелде. Алар хакында мәгълүмат мәктәп сайтларында һәм районның рәсми сайтында бирелде.
2022 елның август-сентябрь айларында коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр республика конкурсының (рәсемнәр, плакатлар, видеороликлар, әсәрләр конкурсы) мәктәп һәм муниципаль этаплары уздырылды.
2022 елның 9 декабрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә район хакимиятенең утырышлар залында коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне, призерларны һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. Призерлар һәм аларның җитәкчеләре дипломнар, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бүләкләү 10 номинация буенча үткәрелде.
Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт «2015-2025 елларга Актаныш муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасында каралган чаралар барысы да коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актларга нигезләнеп алып барыла, үтәлеше буенча хисап квартал саен рәсми сайттагы коррупциягә каршы тору булегендә куелып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев