20 апрель 2023 яңалыклары
-
Отпускадагы якташыбыз: Иң олы хыялым- хәрби операция тизрәк тәмамланып, исән-сау өйгә кайту!
СВОда хезмәт итүче райондашларыбыз бер-бер артлы кыска вакытлы ялга кайттылар. Туган як, туган җирнең һавасы да икенче. Яңа Әлем авылынннан беренче озатылу белән үк хәрби операциягә алынган Инсаф Әхмәтгалиев та «Туган як нык сагындыра!» ди. Әлбәттә, һөнәрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән Инсафка туган җирдән аерылып тору бер дә җиңел бирелмәгәндер. Инсаф Әхмәтгалиев кайнар ноктага киткәнче «Актаныш» агрофирмасында баш зоотехник булып эшләде.
-
28 апрель-Хезмәтне саклау көне!
Халыкара хезмәт оешмасы (ХЭО) 2003 елда 28 апрельне Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип рәсми рәвештә игълан итте.
-
Иске Байсар укучылары инглиз телендәге спектакль белән Казанга конкурска барачак
Бүген Чаллы шәһәрендә инглиз телендәге театр конкурсларының зона этабы узды.
-
Ял көннәрендә «Актаныш таңнары»на онлайн язылыгыз
Иртәгә Татарстанда ял көне- Ураза гаете уңаеннан 21 апрельдә ял итәбез. «Актаныш таңнары» газетасына язылырга теләүчеләр өчен почта бүлекчәләре дә эшләми.
-
Актаныш районында ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшәләр?
Коррупция дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен төшерә, эшмәкәрлекне үстерү, дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру, бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту өчен киртә булып тора. Әлеге тискәре күренешкә каршы тору барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, учреждениеләр, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегенең иң актуаль юнәлешләренең берсе булып кала. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе Люция Корбанова Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча 2022 елга хисап ясады.
-
Китапханәчеләрнең район семинарында Г. Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон катнаша
Бүген Киров мәктәбендә китапханәчеләрнең районкүләм семинары уза. Мәктәп китапханәчеләре «Балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыруның яңа идеяләре һәм формалары» темасына тәҗрибә уртаклаша. Семинар эше шактый кызыклы һәм киң программаны эченә алган.
-
«Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре республикакүләм «Яшь мастер – 2023» чемпионатында җиңделәр
«Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз Хаҗиева Элина Марат кызы һәм Хәйдәрова Аида Булат кызы, районыбызда һәм Минзәлә шәһәрендә узган этапларда җиңү яулап, Республика күләмендә үткәрелгән IV Төбәкара «Яшь мастер – 2023» чемпионатының региональ этабында катнашу хокукы алганнар иде.
-
С аналитической сводкой АПК Татарстана может ознакомиться любой желающий
На новой информационной платформе ГИС АПК МСХиП РТ появилась возможность ознакомиться с аналитической информацией о деятельности агропромышленного сектора республики.
-
Районыбызның агрегат заводы коллективы Актанышның иске зиратына өмәгә чыкты (фоторепортаж)
Карлар эреп җир өсте кипшерүгә мәңгелек йортларыбызда-зиратларда өмәләр башланып китте. Күмәк җыештыруларга хезмәт коллективлары да кушылды. Бүген Актанышның агрегат заводы ир-егетләре РТС бистәсендәге иске зиратны тазартырга өмәгә чыкты. Коллективка койма буйлап 150 метр аралыкны чистарту бурычы куелган.
-
Яңартылган «Актаныш-информ» бинасында ифтар мәҗлесе оештырдык
Бүген быелгы изге Рамазан аеның соңгы көне. Көтеп алган кадерле көннәр күз ачып йомганчы узып та бара. Аллага шөкер, районыбызда, шул исәптән безнең коллектив- «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ»да да уразага керүче кардәшләребез арта.