Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Актанышта ришвәтсез медицина: Без сәламәтлек саклауда үтә күренмәлелек яклы!

Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев белән чираттагы әңгәмәбез бүгенге җәмгыятьтәге иң актуаль тема- медицина өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланды.

 Соңгы елларда сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш темасы көннән-көн актуальләшә. Айдар Рәфгатович, Актаныш район үзәк хастаханәсе бу мәсьәләдә нинди эшчәнлек алып бара?

Без, дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе буларак, коррупция проблемасының мөһимлеген аңлыйбыз һәм аны булдырмау өстендә актив эшлибез. «Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль закон нигезендә коррупция күренешләрен кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм кабул итәргә бурычлыбыз. Безнең максат- медицина хезмәтләрен күрсәтүнең үтә күренмәлелегенә ирешү һәм гадел система булдыру.

2024 елда район үзәк хастаханәсендә коррупциягә каршы көрәштә нинди конкрет чаралар башкарылды?

Безнең хастаханәдә коррупция күренешләрен профилактикалауга юнәлдерелгән берничә төп документ расланды. Бу «Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турындагы Нигезләмә» һәм «Хезмәткәрләрнең этика һәм хезмәт тәртибе кодексы».

Шулай ук 2024 елга коррупциягә каршы чаралар планы буенча эшләдек. Бу документлар безгә коррупция фактларын ачыкларга һәм булдырмый калырга гына түгел, ә хезмәткәрләрдә мондый күренешләргә түзә алмаслык мөнәсәбәт формалаштырырга, медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшырту һәм алардан һәркем файдалана алырлык дәрәҗәгә ирешү, дәүләт сатып алулары шартларын, процедураларын һәм механизмнарын камилләштерергә ярдәм итә. 

Билгеләнгән планнар һәм программалар буенча эш итүне дәвам итәчәкбез, шулай ук аларны яңа таләпләр һәм таләпләр белән тулыландырачакбыз. Чараларны планлаштыру гына түгел, аларны гамәлгә ашыру мөһим. Коррупция проблемалары һәм аны булдырмау ысуллары турында югары дәрәҗәдә хәбәрдар булу өчен хезмәткәрләр өчен даими тренинглар уздырырга планлаштырабыз.

Бу чараларны гамәлгә кертү нәтиҗәсендә нинди үзгәрешләр булды?

Уңай нәтиҗәләр күз алдында. Беренчедән, хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге законнар турында хәбәрдарлыгы артты.

Икенчедән, без ришвәт алу мөмкинлеген кыенлаштыра торган шартлар тудырдык. Мәсәлән, дәүләт сатып алулары процессларын контрольдә тотуны көчәйттеләр, бу  әлеге процесста үтә күренмәлелекне арттырырга мөмкинлек бирде. Шулай ук үзебезнең хезмәткәрләрне этик нормаларны үтәүнең мөһимлеген аңласыннар өчен даими төстә укулар оештырып торабыз.

Сез үзегез җитәкчелек иткән хастаханәдә медицина хезмәтенең сыйфатын һәм һәркем файдалана алырлык булуын ничек бәялисез? Бу коррупциягә каршы эшчәнлек белән ничек бәйле?

Медицина хезмәтләренең сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы- безнең эшчәнлектә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Әгәр пациентлар безнең учреждение коллективының намуслы һәм ачык булуын сизеп, тоеп торсалар, аларның безгә карата ышанычы арта гына. Хезмәт күрсәтү шартларын һәм сыйфатын яхшырту өстендә эшләп, без бер үк вакытта коррупциягә каршы көрәшәбез. Хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе никадәр югары булса, коррупция күренешләренә шанслар шулкадәр азрак.

Пациентлар коррупция фактлары яки хезмәткәрләрнең үз-үзләрен тиешенчә тотмавы турында кайда һәм кемгә ничек хәбәр итә ала?

Бездә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча «Ышаныч телефоны» эшли. Әгәр пациентлар хезмәткәрләрнең хокук бозу белән бәйле гамәлләре белән очрашсалар, 3-42-01 һәм 3-42-02 номерлары буенча шалтыратырга чакырабыз. Барлык мөрәҗәгатьләр дә аноним һәм оператив рәвештә карала.

Поликлиника һәм хастаханә тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр турында да сөйләгез әле. Алар ничек көйләнә?

«Актаныш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә түләүле хезмәтләр берничә норматив акт нигезендә башкарыла. Менә алар- «Медицина оешмаларына түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында»гы 2023 елның 11 маендагы 736 номерлы карары, « Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ведомствосындагы медицина оешмалары тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтү регламентын раслау турында»гы 2019 елның 10 сентябрендәге 1800 номерлы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән, 01.12.2020 датадагы ЛО41-01181 номерлы медицина эшчәнлегенә лицензия 16/00574645 ; түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү бүлеге турында нигезләмә; «Актаныш үзәк район хастаханәсе»нең түләүле хезмәтләре турында Нигезләмә; 01.02.2024 елдан расланган «Актаныш үзәк район хастаханәсе»нең түләүле хезмәтләр буенча бәяләр прейскуранты.

Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү бүлеге турында төгәл нигезләмә һәм бәяләрнең расланган прейскуранты бар, алар безнең сайтта һәм хастаханә, поликлиниканың диварларына эленгән мәгълүмати стендларда күрсәтелгән.

 

Айдар Рәфгатович, хастаханә тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләрнең сыйфатын ничек контрольдә тотасыз?

Медицина хезмәтләренең сыйфаты бәяләү мониторингның эчке процедуралары аша контрольдә тотыла. Без даими рәвештә пациентлар арасында сораштырулар үткәрәбез һәм эшебезне кайда яхшырта алуыбызны аңлау өчен аларның бәяләмәләрен анализлыйбыз.

Медицина хезмәткәрләре арасында коррупция гамәлләренә юл куймау максатыннан аларга карата куелган таләпләрне атап китсәгез иде.

  • Медицина хезмәткәрләре белемнәрен кешелексез максатларда кулланырга, ришвәт алырга хокуклы түгел! 
  • Пациентны җәзалау, шулай ук өченче затларның мәнфәгатьләрен яклап медицина йогынтысы методларын куллану катгый тыела!
  • Аңлы рәвештә яки ваемсызлык аркасында пациентка физик, әхлакый яки матди зыян салу һәм шушы рәвешле зыян китерә торган өченче затларның гамәлләренә битараф каравы катгый тыела!
  • Медицина хезмәткәренең пациентның эмоциональ халәтеннән файдаланып, аның белән мөлкәт килешүләре төзергә, аның хезмәтен шәхси максатларда файдаланырга, шулай ук янап, куркытып файда алу һәм ришвәтчелек белән шөгыльләнергә хокукы юк!

Медицина хезмәткәре тарафыннан пациентка дарулар һәм медицина эшләнмәләре турындагы мәгълүматны җиткерүгә нинди таләпләр бар? 

 

Медицина хезмәткәренең дәвалау курсы буенча пациентка кулланыла торган дару препаратлары, медицина эшләнмәләре турында дөрес булмаган, тулы булмаган яисә бозып күрсәтелгән мәгълүмат бирергә, шул исәптән бәясе түбәнрәк булган дару препаратлары, медицина эшләнмәләре булу турындагы мәгълүматны пациенттан яшерергә хокукы юк.

Медицина хезмәткәре дару препаратларын җитештерүче һәм таратучы фирмалар тәкъдим иткән даруларны билгеләгән өчен бүләкләүләр кабул итәргә, медицина оешмасы территориясендә компания логотибы яисә дару препаратының сәүдә исеме булган предметларны, медицина эшләнмәләрен кулланырга тиеш түгел.

Район халкының ышанычын бары даими эш нәтиҗәсендә- пациентларның хокукларын саклап һәм аларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтеп кенә яулап була. Сезгә, Айдар Рәфгатович, төрле яклы, кызыклы, кирәкле җавапларыгыз өчен зур рәхмәт!

 Коррупциягә каршы дәүләт программа ярдәмендә медицинаны барлык гражданнар өчен дә уңайлырак һәм сыйфатлырак итә алуыбызга ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев