9 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Актанышта ришвәтсез медицина: Без сәламәтлек саклауда үтә күренмәлелек яклы!
Актаныш район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев белән чираттагы әңгәмәбез бүгенге җәмгыятьтәге иң актуаль тема- медицина өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланды.
-
Икмәк булса, Җыр да була — Икмәк илгә көч бирә!
Актаныш районында урып-җыю белән беррәттән көзге кыр эшләре дә бара. «Әнәк» агрофирмасынын Әтәс авылы басуында комбайнчыларыбыз язгы бодай суктыру белән мәшгуль. Бүген кыр батырларына Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты артистлары көндезге ял концерты тәкъдим итте.
-
Актаныш районындагы сайлаучыларның 94, 3 проценты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашкан
8 сентябрь көнне җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау узды. Актаныш районындагы барлык сайлау яшендәге халыкның 94, 3 проценты кичәге мөһим вакыйгада үз тавышын биргән.
-
Быелгы сайлаулар гаилә әгъзаларының үзара бердәмлеген, кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыту мөмкинлегенә әйләнде
Быел Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда сайлау участокларында бер-берсен ярты сүздән аңлап, дустанә, мәхәббәтле мөнәсәбәтләрдә яшәүче парларны очрату аеруча куандырды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» повысило надежность производственной инфраструктуры в двух регионах
АО «Транснефть – Прикамье» провело плановые работы на территории Республики Татарстан и Пермского края. Комплекс мероприятий в рамках программы технического перевооружения, реконструкции и капитального ремонта был выполнен во время плановой остановки работы двух магистральных нефтепроводов (МН). Цель – поддержание эксплуатационной надежности производственной инфраструктуры, исключение повышенной амортизации, снижение вероятности отказов оборудования.
-
Прицеп с лодкой утащил машину с пассажирами под воду, ребенок не смог выбраться
Прицеп с лодкой утащил автомобиль в водоем в Башкирии с пятью пассажирами в салоне. Из них не смог выбраться семилетний мальчик, спасатели его ищут, сообщает ГУ МЧС РФ по региону.
-
“Бәхет теләгез безгә”: Дилбәр Фәиз кияүгә чыга!
Кичә тәкъдим ясаганнар үзенә. Кияү егете – сәхнәдәше, иҗатташ дусты, күп көйләр авторы Айдар Минһаҗев. Яңа өендә туган көне хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлескә кунакка чакыргач, Дилбәргә алтын йөзек кидерә.
-
Актаныш районының ике гаиләсе «Сайлауларның иң яшь катнашучылары булган гаилә!» бәйгесендә бүләкләнде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайларга гаилә белән килүчеләр арасында бәйгегә катнашучылар 92 меңнән артып киткән. Кыйммәтле отышка ия булучылар йөзләп кенә иде. Куян авылында яшәүче Арслановлар гаиләсе шундый бәхетлеләрнең берсе булды. Алар «Сайлауларның иң яшь катнашучылары булган гаилә!» бәйгесендә бүләкләнде. Әлеге номинациядә райондашыбыз Айгөл Нуриәхмәтова да җиңде. Райондашларыбызның шатлыкларын уртаклашабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз!
-
Киров сандугачлары туган як кырларында хезмәт куючы игенчеләргә концерт бүләк итте
Актанышта, туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре әле дәвам итә, кояшлы көннәрнең кадерен белеп уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми алга баралар. Киров авылы мәдәният йорты коллективы «Әнәк» агрофирмасының Киров бүлекчәсендә икмәк өчен көрәш алып баручы кыр батырларына, икмәкне амбарларга ташучы шоферларларга җырлы-моңлы концерт бүләк иттеләр.