Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Алма- Бирмә!

Коррупция — «Алдым-бирдем» генә түгел!

9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казанның IT -Паркында «Алма- бирмә» республика форумы узды.

Форумнан репортажның дәвамы. Башы- биредә.

ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша коррупциячел фактлар турында сөйләгәндә экранда дәлилле кадрлар күрсәтелеп барды.  Мәсәлән, Әлмәт районында республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдындагы юлга асфальтны дәүләт стандартларыннан шактыйга юкартып салганнар, шулай ук вак таш салып тормаганнар.  Алабуга районында да шуңа охшаш хокук бозулар булган, төзелеш материалларын халык өчен жәлләгәннәр, программа аша районга кайткан акчаны башка максатларда кулланганнар, ә өч ишегалды ремонтланмыйча калган.

«Коррупция — "Алдым-бирдем" генә түгел, ришвәтчелек ул- чиновникларның битарафлыгы, күрәләтә бармакка бармак сукмавы!»- Равия Бәдертдин кызының әлеге фикере белән килешми мөмкин түгел. Моннан биш ел элек Татарстандагы бер мәдәният йортына 1 млрд сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Шуның кадәр суммага төзекләндерелүгә карамастан, подвалларда су, түбәдән яңгыр, кар үтә, канализация эшләми, хәтта электр җиһазлары да бик тиз ватылган. Бина архитектура йөзен югалта язган. Министрлык хокук бозуларны бетерү буенча нидер эшләргә тырышса да, мәдәни объектта хәлләр яхшырмаган. Бары коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең эксперт төркеме биредә тикшеренүләр үткәргәннән соң гына боз кузгалып мәдәният йортында хәлләр уңай якка үзгәргән.

Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге ел саен коррупциягә каршы көрәш алып баручы Россия бизнесының рейтингын алып бара. 2023 ел нәтиҗәләрендә әлеге исемлектә Татарстанның кайбер эре сәнәгатьчелек үзәкләре, аерым алганда, КамАЗ, НКНХ, СИБУР һәм башка холдинглар алдынгы позицияләрне били. Равия Бәдертдин кызы республикада әлеге җәмгыятьләрнең үрнәген таратырга кирәклеген әйтте.

ТР Иҗтимагый палатасы республикада ришвәтчелек дәрәҗәсен ачыклау максатыннан халык арасында социаль сораштыру уздырган. Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева үз чыгышында  ришвәтчелеккә китергән сәбәпнең түбән хезмәт хакына барып тоташуын белдерде. Сораштырылганнарның күпчелеге әнә шундый фикердә. Сораштыруда катнашучыларның 80 проценты коррупциягә каршы көрәшнең төп чаралары белән таныш булуын раслаган. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Тимирясов исемендәге Казан Инновацион Университетының беренче проректоры Игорь Бикеев та үз чыгышында статистика мәгълүматларына мөрәҗәгать итте: 

- Коррупция күренеше белән Татарстанда яшәүче һәр унынчы кеше очраша. Ә хокук саклау органнары тарафыннан тәкъдим ителгән статистикада 2023 елда 4 миллион кешегә бер мең тирәсе генә ришвәтчелек ачыкланган. Чынлыкта, кылынган җинаятьләр саны, ким дигәндә, дистәләгән тапкырга күбрәк, -ди Игорь Измайлович.

Игорь Бикеев мәктәпләрдә БДИның кертелүе ришвәтчелеккә каршы көрәштә иң эффектлы чара булуын телгә алды, мондый төр имтиханнар югары уку йортларына керү белән бәйле коррупция очракларын бик күпкә киметкән. Соңгы елларда ришвәтчелеккә каршы көрәш күзгә күренеп нәтиҗәлегә әверелсә дә, аны тагы да камилләштерү сорала. Тик угрыларны төрмәләргә утыртып бетереп кенә ришвәтчелеккә каршы көрәшне югары ноктасына менгереп булмый, моның өчен илебез гражданнары балачактан ук коррупциягә нәфрәтлелелек хисе белән тәрбияләнеп үсәргә тиеш. 

"Алма-бирмә" форумының төп кунагы- ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Марат Әхмәтов "Дөньяда коррупция булмаган ил бармы?" дип сорагач, Игорь Бикеев Кытайның ришвәтчелеккә каршы каршы катгый көрәш алып баруын мисал итеп китерде. Икътисади яктан зур үсеш кичерүче Кытай дәүләтендә барлык эшчәнлек каты дисциплинага нигезләнә. Кытайдан зур акчалар үзләштереп качып киткәннәрне туган илгә кайтару бара, димәк, алар белән урланган капитал да кабат Кытайга кайта. Күп акчалар эшләү хуплана, ләкин моны намуслы һәм ачык эшләү мөһим. "Мондый алымны бездә дә тормышка ашырсак, барысы да яхшы булыр дип уйлыйм», — диде Бикеев. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев