Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә: Опека һәм попечительлек бүлеге Яңа ел бүләкләре белән сөендерде
Бүген, опека һәм сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Балалар иҗат үзәгендә Чыршы бәйрәме узды.
Балалар уйнадылар, җырладылар, матур шигырьләрен сөйләделәр, барлык уеннарга да бик теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында һәрбер балага да күчтәнәчләр таратылды. Күчтәнәчләрне әзерләүдә һәр елдагыча ярдәм кулы сузган иганәчебез, Актаныш агрофирмасы җитәкчесе Рамил Фидүс улы Вәливка аеруча рәхмәт, шулай ук бәйрәмне күңелле итеп оештырган Балалар иҗат үзәге коллективына, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Рафак улы Зариповка,
Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәровага да зур рәхмәтебезне җиткерәбез- дип ассызыклады опека һәм попечительлек җитәкчесе Айгөл Әхтәмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев