Келәмдә — көч: Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры старт алды
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Келәмдә — көч: Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш турниры старт алды

Бүген Зәй шәһәрендә милли көрәш көрәш буенча якташыбыз Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары старт алды. Әлеге турнир 2009 елдан бирле үткәрелә һәм елдан-ел зуррак колач ала. 2019 елдан ул Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырыла.

Быел келәмгә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 200 дән артык көрәшче чыгачак. Турнирда Актаныш районы җыелма командасы составында Әнәк авылының горурлыгы булган «Нур Баян» командасы да катнаша.

Безнең егетләр өчен бу беренче чиратта туган як данын яклау мөмкинлеге.

 «Әманәт» фонды көрәшчеләребезгә көч-дәрт, үз-үзләренә ышаныч һәм уңышлар тели! Һәр көрәшегез нәтиҗәле, һәр адымыгыз ышанычлы булсын!

 


Нет комментариев