Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров районнарга сәфәрләре, имамнарның хезмәте, хәләл индустриянең үсеше һәм җәмгыятьтәге иминлек турында сөйләде.
Районнарда очрашулар һәм көзге эшләр
— Бисмилләһир-рахманир-рахим! Равил хәзрәт, бүгенге сәфәрегез һәм районнардагы эшчәнлек турында сөйләп үтсәгез иде.
— Аллаһу Раббыбыз сәфәрләребезне хәерле кылсын! Мөфтияттә мөфти хәзрәтнең мөхтәсибәтләр белән эшләүче урынбасары буларак, без даими рәвештә районнарда, мөхтәсибәтләрдә булабыз, имамнар белән очрашабыз, эшлекле җыелышларда катнашабыз.
Әлхәмдүлилләһ, матур җәй айларыбыз узып китте, хәзер көз. Бу чорда мохтаҗларга, ятимнәргә һәм махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдам итү өчен гошер сәдакалары җыелды. Бүгенге көндә төп максатыбыз — башкарылган эшләргә хисап ясау, кышкы чорга әзерлек, укулар һәм дәресләр чараларын планлаштыру.
Актаныш җирлегендә дә мөхтәсибәт һәрвакыт үзенең матур, уңай эшчәнлеге, мәхәлләләрнең активлыгы һәм хәзрәтләрнең тырышлыгы белән үрнәк күрсәтеп килә. Шул исәптән мәчетләр төзелеше, район хакимиятләре һәм башка оешмалар белән бергәлекне саклау юнәлешендә зур эш башкарыла.
Имамнарның төп бурычлары һәм заман таләпләре
— Бүгенге көндә дин әһелләре алдында нинди мөһим вазифалар тора?
— Иң беренче чиратта — кешеләргә дөрес дини гыйлем бирү, акны карадан аерырга өйрәтү. Безнең буыннардан килгән традицион кыйммәтләребезне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезне һәм телебезне саклау, мәчетләребезгә яшьләрне тарту — төп бурычыбыз.
Моннан тыш, бүгенге көндә мәчетләр аша махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә дә даими ярдәм җибәрелә. Аллаһ Тәгалә җиңүләр бирсен, сугыш утларын тиз арада сүндерсен, егетләребезгә исән-сау, сәламәт итеп гаиләләренә кайтырга насыйп итсен!
Заман үзгәрә бара. Хәзерге вакытта интернет челтәрләрендә, тормышта кешеләрнең, аеруча яшьләрнең һәм өлкәннәрнең башын әйләндерүче ялганчылар, алдакчылар, акча үзләштерүчеләр шактый. Кайберәүләр хәтта Коръән һәм Сөннәткә аркаланып, башкаларны ялгыш юлга өнди. Шуңа күрә имамнарыбыз һәрвакыт уяу булырга, белемнәрен яңартып торырга тиеш. Без дә юридик бүлегебез аша, казыйлар эшчәнлеге буенча хәзрәтләребезгә тиешле рекомендацияләр бирәбез, уставларны цифрлаштыру, шәһадәтнамәләр бирү кебек мөһим мәсьәләләрне кайгыртабыз.
Татарстанда хәләл индустрия һәм дини тормыш
— Мөфтият тарафыннан яңа нинди юнәлешләр үстерелә?
— Мөфтиятебезнең тармаклары бик күп: хаҗ, умра, мәгариф, зәкят, мохтаҗларга ярдәм итү һ.б. Соңгы елларда хәләл индустрия зур тизлек белән аякка баса. Ул инде кибеттәге колбаса яки тавык итен тикшерү белән генә чикләнми, тормышның төрле сфераларына үтеп керә.
Мәсәлән, Татарстаныбызда пилот проект рәвешендә партнерлык (ислам) банклары эшчәнлеге башланды. Сбербанк, Ак Барс Банк һәм башка оешмаларда мөселманнар өчен хәләл финанс продуктлары (сәүдә, фатир, автомобиль алу шартлары) әзерләнә. Бөтен дөнья буенча хәләл стандартларны тикшерүче AAOIFI сертификатына ия белгечләрнең (Рәсәй буйлап 17 булса) 11е — нәкъ татарстанлылар!
Гомумән алганда, Татарстаныбызда 1600дән артык мәчет (бу бөтен Рәсәй күләменең 25% тирәсе) һәм 8–9 дини уку йорты эшли. Үзара татулыкта, төрле конфессияләр белән дуслыкта яшәвебез — безнең иң зур бәрәкәтебез.
Көз җитү белән мәчетләребез каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә, мәдрәсәләребездә укулар башланып китә. Аллаһка шөкер, бөтенебез бергә җыелышып, киләчәгебезне хәерле итү юлында тырышлык куябыз.
Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Нет комментариев