Юлай САФИН автор яңалыклары
-
Яшь көрәш чемпионы Адел - Актанышта үсә
10-12 март көннәрендә башкалабыз Казанда көрәш буенча Россия Беренчелеге узды. Актаныш районының спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Адел Нургатин 1нче урынны яулады, келәм батыры булды яшь райондашыбыз.
-
Чуракай мәктәбе укучылары редакциябез эшчәнлеге белән таныштылар
Һәм аларга вакытлы матбугат - «Актаныш тажнары» газетасы, сайт, социаль челтәрләрдәге ресурсларыбыз, урындагы ТВ һәм радио эшчәнлеге күңелләренә бик хуш килде. Яшүсмерләр безгә үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын бирделәр, сораштылар. Кем белә, ә бәлки нәкъ шушы экскурсия аларның киләчәктәге һөнәрләренә матур йогынты ясар.
-
САФ ҺАВАДА БЕРГӘ-БЕРГӘ
Шушы көннәрдә, Актанышның «Бүләк» чаңгы базасында 4 этаптан торган чаңгы ярышы булды. Әлеге узыш «Чаңгы юлына бар яшьтәгеләр дә буйсына!» дигән девиз белән оештырылды. «Иң көчлеләр узышы» дип аталды бу ярыш.
-
ЛУИЗА ХАФИЗОВА БЕЛӘН АКТУАЛЬ ИНТЕРВЬЮ: Язгы ташкынны имин үткәрик
Һава температурасы көннән-көн күтәрелә бару язгы ташкын чорына якынлашуыбызны искәртә. Әледән үк ташкын сезонына әзер тору кирәк. Апрель аеның тәүге атналары елга-инешләрдә су күтәрелү, алар янәшәсендәге торак пунктларны су басу хәвефе белән билгеләнә. Районыбызда елның-елында язгы ташкын чоры алдыннан махсус брифинглар оештырыла, аяныч вакыйгаларга юл куелмый!
-
Ә син аллергикмы?
Төчкерә, күзләр яшьләнә торган айлар җитә.
-
Мәктәбебездә «Дуслык мәйданчыгы»н оештырдык
Без үзебезнең редакция почтасына бихисап хатлар алабыз, әлеге бәйрәмнәр, матур һәм күңелле вакыйгалар көннәрендә аеруча алар күп. Даими авторларыбызның күбесе - туган тел һәм әдәбият укытучылары. Чираттагы хәбәрнамәне без Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле мөгаллимәсе Әдилә Әхсән кызы Мәрдановадан кабул иттек.
-
Кәзкәй кадет мәктәп-интернаты исеменә ачык көрәш турниры оештырылды
Бүген Актаныш районының Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәп-интернатында көрәш буенча ачык беренчелек узды. Биредә 2009нчы елдан алып һәм яшьрәк яшүсмерләр көч сынашты. Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Аны олылар да, яшь буын да үз итә.
-
Яңадан-яңа казанышлар сиңа, Салават!
Якташ спортчыларыбызның төрле күләмдәге ярыш-узышларда җиңүләре турында сөенечле хәбәрләр даими кабул итәбез!
-
Педагог Илсөяр Шәрипова: Укучыларым белән горурланам!
Актанышның балалар иҗат үзәгенең педагогы, актив авторыбыз Илсөяр Шәрипова даими рәвештә укучыларының шатлыклы уңышлары хакында безгә яңалыкларын җибәреп тора. Әйдәгез әле мөгаллимәнең чираттагы хаты белән танышыйк.