Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ЛУИЗА ХАФИЗОВА БЕЛӘН АКТУАЛЬ ИНТЕРВЬЮ: Язгы ташкынны имин үткәрик

Һава температурасы көннән-көн күтәрелә бару язгы ташкын чорына якынлашуыбызны искәртә. Әледән үк ташкын сезонына әзер тору кирәк. Апрель аеның тәүге атналары елга-инешләрдә су күтәрелү, алар янәшәсендәге торак пунктларны су басу хәвефе белән билгеләнә. Районыбызда елның-елында язгы ташкын чоры алдыннан махсус брифинглар оештырыла, аяныч вакыйгаларга юл куелмый!

Быел карның күп булуы, әлбәттә халыкны сөендерә. Иген уңар, башаклар тук булыр, дибез. Әмма апрель якынлаша башлау белән хәвефсезләнә башлыйбыз, ташкыннар булачагы куркыта. Ташкыннарны бәла-казасыз үткәрү турында мин Яр Чаллы шәһәрендәге баш санитар табибның Актаныш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Хафизова белән сөйләштем.
Исәнмесез, Луиза Махъяновна! Ташкын булу куркынычы безнең Актаныш төбәгенә булуы ихтимал бит, бу хакта сөйләсәгез иде.

– Гөрләп гөрләвекләр агырга да күп калмады... Яз кояшы үзенең җылысы белән быелгы күпләп яуган карны эреткәндә су басу куркынычы бик булырга мөмкин. Шул вакытта һәрбер кеше, һәр гаилә бу язгы ташкынга әзерләнергә тиеш. Кар сулары өйләргә кермәсен, эчә торган суларыбызга төшмәсен өчен алдан ук ерганаклар ясау зарур. 
Безнең су күтәрелү куркынычы булган җирлекләрдә тиешле план нигезендә эшләр алып барыла. Ләкин кар сулары безнең су чыганакларына төшү, чишмәләргә кушылуы зур куркынычлык тудыра, каптаж чишмәләре дә хәвефле була. Кар суы организмга кереп, эчәк авырулары килеп чыгарга мөмкин. 
Чирләүчеләр күзәтелә башласа, әлеге су чыганакларыннан кичекмәстән су алуны, эчүне туктатырга кирәк. Профилактика мөһим. Безнең һәркайсы су источнигы санитар таләпләргә туры килергә тиеш. Аның су аккан чакта, отмостоклары, янәшәсендә чит су килү, төшү мөмкинлеген киметерлек канаулар ясалган булырга тиеш. 


Ходай сакласын, су басса, якташлар эчәргә, юынырга сусыз калмас бит?

– Әлбәттә юк, Юлай! Халык су басу куркынычы булган очракта, су баса калса тәэмин ителә. Авыл Советы башлыгы җирлекләрдә яшүчеләргә эчә торган су таратуны хәл итә, кибетләр аркылы яки кайтарып башка җирдән. Бутыльләштерелгән, сыйфатлы су була ул. Яисә су ташу җайланмалары, цистерналары булган машиналар чыгарыла. 


Үзәкләштерелгән су системасы белән районның күп бәләкәй авыллар тоташтырылмаганын беләбез. Кое суы мондый чорда хәвефле түгел микән?

– Андый кечкенә авылларда шәхси торбадан чыккан су белән кулланалар, алар аның белән файдаланалар. Игътибарлы булсын иде бу категория райондашларыбыз аеруча! Безнең торбалы коеларның сулары өске катламда һәм ташкын вакытында сулы горизонтка төшү мөмкин. Кое суларын кайнатып куллансагыз яхшы булыр. Үз вакытында дезинфекция булуы да кирәк.


Туган ягыбыз чишмәләргә дә бик бай...

– Күп кенә авылларыбызда чишмәләр бар. Халык алар белән бик теләп файдалана, чөнки ул үзенең су чыганагыннан турыдан ага, бер нинди өстәмә чыгымнар белән пычратылып агызылмый. Районыбызның чишмә суларының анализларын авыл Советларының башлыклары алып сыйфатлымы яки юкмы икәнен раслап, карап торырга тиешләр ташкын вакытында. Микробиологик күрсәткечләргә даими анализларга алынып, чисталыгын контрольдә тоту нәкъ аларга йөкләтелгән!


Чишмәләрдәге су анализы начар булса, нишли авыл Советы башлыгы?

– Су анализлары санитар-гигеник таләпләргә җавап бирмәгән очракта авылларга хәбәр салу һәм безгә “Роспотребнадзор”га мөрәҗәгать итү кирәк. Бу хакта белү белән суны зарарсызландыру эшләре алып бару – беренче планда!


Язгы ташуларны исән-имин генә үткәреп, авыруларсыз һәм авыртуларсыз яшәргә язсын! Җавапларыгыз өчен рәхмәт яусын, Луиза ханым!

Әңгәмәне алып барды Юлай САФИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев