Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

САФ ҺАВАДА БЕРГӘ-БЕРГӘ

Шушы көннәрдә, Актанышның «Бүләк» чаңгы базасында 4 этаптан торган чаңгы ярышы булды. Әлеге узыш «Чаңгы юлына бар яшьтәгеләр дә буйсына!» дигән девиз белән оештырылды. «Иң көчлеләр узышы» дип аталды бу ярыш.

Әлеге чараның озак вакытка җитәрлек тәэссоратлар белән истә калуы өчен Актаныш районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге зур тырышлык салды.

Ярышлар төрле яшь төркемнәре буенча үтте. 40 яшькә кадәр егетләр арасында Данил Кирамов — I, Илназ Ильясов – II, Илнур Хуҗин III урыннарны яулады. Бу яшьтәге кызлар арасында Айгөл Хаҗиева иң җитезе булып чыкты, Чулпан Мингалимовага икенче һәм Илсөяр Бакировага өченче урыннар бирелде.
40-55 яшьлек ир-егетләр арасында, дистанцияне үтеп, беренчелекне Флүр Хөсәенов яулады. Илназ Маликов финиш сызыгын икенче булып үтте, өченче урында – Радик Бакиров.
Әлеге яшь төркемендә ярышучы хатын-кызлар арасында да ярыш аеруча киеренке барды.
1нче урында Рузилә Гарипова, икенче һәм өченче биеклектә - Фирүзә Ганиева һәм Алсу Вәлиева.
Тынгы белмәс, спортны үз иткән, яшь буын арасында аны пропагандалаган ветераннарыбыз арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Ир-атлар арасыннан Энгель Фәттахов беренче, Фәрит Салихов икенче урынны биләсәләр, Рузил Исламов 3нче пьедесталга күтәрелде.
Ветеран апалар арасыннан: 1нче урынга Фирдәвес Сөнгәтуллина, 2нче урынга Зәмфирә Шәехова һәм 3нче урынга Ләлә Авзалова лаек булдылар. 
Абсолют җиңүчеләр статусын Рәвил Хаҗиев, Салават Тимеров һәм Искәндәр Ибраһимов ир-егетләр арасында яуласалар, бу категориядә Резеда Басыйрова, Чулпан Ибраһимова, Азалия Ильясова исемле һәвәскәр спортчы хатын-кызларыбызга тиңдәшләр табылмады!

Җиңүчеләрне яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев грамоталар, кубоклар һәм истәлекле призлар белән бүләкләде.
Гомумән, саф һавада сәламәтлекләре өчен файда китерерлек шөгыльне үз иткән якташларыбызның күпчелеге әнә шулай бүләкләр алып сөенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев