Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Чуракай мәктәбе укучылары редакциябез эшчәнлеге белән таныштылар

Һәм аларга вакытлы матбугат - «Актаныш тажнары» газетасы, сайт, социаль челтәрләрдәге ресурсларыбыз, урындагы ТВ һәм радио эшчәнлеге күңелләренә бик хуш килде. Яшүсмерләр безгә үзләрен кызыксындырган төрле сорауларын бирделәр, сораштылар. Кем белә, ә бәлки нәкъ шушы экскурсия аларның киләчәктәге һөнәрләренә матур йогынты ясар.

Ничек кенә булмасын, барыбер файдалы һәм истәлекле булгандыр, дигән фикердә мөхәрриятебез коллективы! Алга таба да шундый экскурсияләр оештырылып, яшь буынның журналистикага карата кызыксынучанлыгы тагы да ныграк артсын иде. Ахырдан балалар һәм укытучылары безгә ихлас рәхмәтлелек сүзләрен җиткерделәр, хезмәтебездә күркәм уңышлар теләделәр.

Безнең редакциябез ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык! Мәктәп укучыларын, яшь хәбәрчеләрне, яшь иҗатчыларыбызны ешрак күрәсе килә үзебездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев