Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Өмәләр- чисталык кына түгел, ә куркынычсызлыкны да тәэмин итә

Актаныш районы гражданнар яклау идарәсенең муниципаль казна оешмасы җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов үзенең хезмәттәшләре — бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте диспетчерлары белән бергә районкүләм өмәдә актив катнаша.

Без бүген дүртәү эшлибез, территорияне чистартабыз, тәртипкә китерәбез. Узган елдан калган яфракларны җыештырабыз. Быел безгә яңа территория дә бүлеп бирделәр, монда әле беренче тапкыр эшлибез. Күренеп тора — чүп күп, ләкин бераз тырышсак, тиз арада барысын да тәртипкә китерербез дип уйлыйбыз. Үзебезгә беркетелгән территорияне һәрвакыт чиста, пөхтә итеп тотарга тырышабыз, — ди Рөстәм Валерьевич.

 

Аның сүзләренә караганда, мондый өмә эшләре бик мөһим:

Чисталык, пөхтәлек — ул һәр кешенең дә, һәр районның да йөзе. Моннан тыш, территорияне чистарту язгы табигать уянуына да ярдәм итә: яңа үләннәр тизрәк үсеп чыга, тирә-як яшелләнә, матурлана.

Шулай ук ул янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә дә игътибар итте. Коры үлән һәм чүп-чар вакытында җыештырылмаса, янгын чыгу куркынычы арта:

Хәзер коры үлән күп. Әгәр аны вакытында җыештырмасаң, хәтта кечкенә генә очкыннан да янгын чыгарга мөмкин. Мәсәлән, пыяла ватыгы аша кояш нурлары төшеп тә ут кабынырга ихтимал. Бу бик куркыныч. Кичә генә дә күп районнарда термик нокталар теркәлде, — дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Хөсәенов «Термик нокталар» кушымтасы турында да сөйләде:

Бу бик файдалы кушымта. Ул спутник аша янгын чыганакларын ачыклап, шунда ук телефонга хәбәр җибәрә. Һәр җитәкчедә шундый кушымта булырга тиеш. Аны Google Play аша “МЧС Термические точки” дип эзләп табарга, теркәлергә һәм куллана башларга мөмкин.

Мондый чаралар районны чиста тоту белән генә чикләнми, ә куркынычсызлыкны тәэмин итүдә дә зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев