Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Район Советы депутатлары МУПларны акционерлык җәмгыятьләре итеп үзгәртүне хуплады

Бүген Актаныш муниципаль район Советының чираттагы 33нче утырышы узды. Утырыш эшенә район Советы рәисе, район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Район советының 33нче утырышы көн тәртибенә өч мәсьәлә раслауга куелды. Беренче көн тәртибе буенча Актаныш районы финанс-бюджет палатасы рәисе Алисә Корбангалина чыгыш ясады.

Алисә Айрат кызы 2024 нче елга һәм 2025, 2026 елларның план чорына Актаныш районының бюджеты турында фаразланган планы белән таныштырганчы депутатлардан финанс-бюджет палатасына кергән мөрәҗәгатьләрнең чишелеше турында аңлатты.

Мәктәп директорлары транспорт чыгымнары өчен финанслар бүлеп бирүне сораганнар иде. Мәгариф учреждениеләре балансында транспорт исәптә тормаганлыктан бюджеттан акча бүленеп бирелә алмый. Анализ ясаганнан соң мәктәп директорларының шәхси транспортларыннан файдалануын исәпкә алып акча бүлеп бирү карала. Авыл башлыкларын да әлеге пробелма борчый. Аларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып,  чыгымнарга 10 процент өстәмә биреләчәк. Җирлектәге гидротехник чараларны гамәлдәге кануннар нигезендә тулысынча тәртипкә китерүгә 192 мең сум акча каралган, әмма бу гына җитәрлек түгел.

Тик моның өчен район бюджетыннан акча бүлеп бирү мөмкинлеге юк. "Өстәмә керемнәр исәбенә генә тулыландырырга мөмкин", диде Алисә Корбангалина.

Физик затлар керемнәренә салымнардан кертемнәр районның берләштерелгән бюджетын 399 миллион сумын тәшкил итә. Нефть продуктлары активлары, җир салымы, физик затларның мөлкәтенә, бердәм авыл хуҗалыгы салымнарыннан кертемнәр, патент системасы, дәүләт пошлинасы, файдалы казылмалардан кергән керемнәр дә район бюджетын тулыландыра. Чыгымнарга килгәндә, иң зур чыгымнар социаль-мәдәни юнәлештә мәгариф өлкәсенеке, аннан кала мәдәният һәм кинематография,  физик культура һәм спорт, социаль сәясәт, яшьләр сәясәте һәм сәламәтлек саклау сферасы. 

Икенче көн тәртибе буенча район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айдар Фәрдиев җирле үзидарә хезмәткәрләрен командировкага җибәрү тәртибе һәм шартлары турындагы яңа нигезләмәне тәкъдим итте. 

Өченче көн тәртибе буенча депуталар районның 2024-2026 елларга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразланган планын расладылар. Муниципаль мөлкәтләрне сату, муниципаль унитар предприятиеләрне  үзгәртеп кору буенча да фикерләштеләр. Әйтик, АТХ муниципаль унитар предприятиесен һәм Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны муниципаль унитар предприятиесен акционерлаштыру буенча сораулар туган иде,

аларга район башлыгы Ленар Зарипов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ачыклык кертеп аңлатма бирделәр.

Депутатлар бертавыштан көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне раслады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев