Актаныш

Актаныш районы

16+
Чисталык икеайлыгы

Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре өмәдә актив катнаша

Бүгенге өмә кысаларында Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе хезмәткәрләре иртәннән үк актив рәвештә эшкә кушылды. Алар Җидегән чишмә янындагы территорияне тәртипкә китерү эшләрен башкара.

 

Әлеге урын район өчен аеруча мөһим әһәмияткә ия, чөнки ул Актанышка керү юлында урнашкан һәм районның беренче тәэсирен формалаштырып, аның «йөзен» чагылдыра.

Хезмәткәрләр территориядә чүп-чар җыю, коры үләннәрне һәм куакларны чистарту буенча комплекслы эшләр алып бара. Алар ел саен әлеге өмә чарасында актив катнашуларын һәм территорияне тәртиптә тотуны үзләренең мөһим бурычы итеп күрүләрен билгеләп үтә.

Слесарь-ремонтник Әбелгас Хуҗагалиев:

«Без ел саен чыгабыз, бу безнең территория. Кыштан соң һәрвакыт чистарту эшләрен башкарабыз», — ди ул.

Халык арасында да чисталык икеайлыгына карата уңай караш формалашкан. Райондашлар фикеренчә, чиста һәм тәртипле тирәлек — ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңай мохит тудыру, шулай ук районның матурлыгын һәм абруен арттыру дигән сүз.

Чисталык икеайлыгы дәвам итә. Барлык райондашлар әлеге мөһим һәм файдалы эшкә актив кушылырга чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев