Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШТА ЯРМИНКӘ: бәяләр - кулай, продукция - үзебезнеке

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 1 октябрь көнне районда ярминкә үткәрү планлаштырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк. Кош итенең бер килограммы - 115, күркә ите - 235, бозау ите -250-300, дуңгыз ите - 230-270, сарык ите - 320-380, югары категорияле йомырканың дистәсе - 55, сайланма категорияле йомырканың...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 1 октябрь көнне районда ярминкә үткәрү планлаштырыла. Бу көнне авыл хуҗалыгы продукцияләре базардагы бәяләрдән арзанракка тәкъдим ителәчәк.

Кош итенең бер килограммы - 115, күркә ите - 235, бозау ите -250-300, дуңгыз ите - 230-270, сарык ите - 320-380, югары категорияле йомырканың дистәсе - 55, сайланма категорияле йомырканың дистәсе - 50, беренче категорияле йомырканың дистәсе - 45, савытка бушатып ала торган сөтнең литры 28-30, каты сырның бер килограммы - 280-330, ак майның килограммы - 300, шикәр комының бер килограммы - 44, югары сортлы онның килограммы - 20, карабодай ярмасының бер килограммы - 49, бәрәңгенең бер килограммы - 10, кишернең бер килограммы - 12-15, кызыл чөгендернең килограммы - 10-15, суганның килограммы - 17-18, кәбестәнең килограммы - 8-10, бодайның килограммы - 9, арпаныкы - 8, арышныкы- 6, карп балыгының килограммы 150 сум булыр, дип фаразлана.

Ярминкәдә шулай ук кипле печән, салам да алып булачак. Ярминкәдән үзенә җитәрлек күләмдә печән, салам алып калсын өчен, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе халыктан заявка җыя. 3-13-12 телефонына шалтыратып, үзегезгә ничә кип салам һәм печән кирәклеген әйтә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев