Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Беренче икмәкне каршы алдылар

25 июль көнне район үзәгендә һәрелдагыча, урып-җыюның тәүге көннәрендә зурлап каршы алган "Кызыл олау" тантанасы узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары бер-бер артлы үзәк мәйданнан узып икмәк кабул итү предприятиясенә юл алдылар. -Актаныш районы гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган. Икмәктән дә кадерле нәрсә юк, аның бәһасы...

25 июль көнне район үзәгендә һәрелдагыча, урып-җыюның тәүге көннәрендә зурлап каршы алган "Кызыл олау" тантанасы узды. Район хуҗалыкларыннан беренче икмәкне төяп төшкән йөк машиналары бер-бер артлы үзәк мәйданнан узып икмәк кабул итү предприятиясенә юл алдылар.

-Актаныш районы гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган. Икмәктән дә кадерле нәрсә юк, аның бәһасы юк. Бүген районыбызда "Кызыл олау" бәйрәме уза. Аны бигрәк тә ел буе икмәк чәчеп-җыеп алуда фидакарь хезмәтен куйган авыл халкы көтеп ала. Табигать шартлары без теләгәнчә генә килми, тик ничек кенә булмасын, районыбызгың җир белгечләре булу, аларның үз эшен яратып башкаручылары нәтиҗәсендә Актаныш быел да республика күләмендә сынатмыйча матур икмәген үстерде. Хәзер төп бурыч - җыеп алып, амбарларга салу. Аны салгач кына иркенләп сулыш ала алабыз.

Район сулышына битараф булмаган барлык халык моңа өлеш кертеп кырларда үстерелгән икмәкне җыеп алып республикага план үтәвебез, икмәк күләме турында хәбәр итсәк - бу олы бер вакыйга була,-дип искәртте район башлыгы Фаил Камаев һәм ихлас күңелдән игенчеләребезгә рәхмәтләрен җиткерде. Көнне төнгә ялгап кырларда хезмәт куючыларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән Актаныш икмәк кабул итү предприятиясе җитәкчесе Хәйдәр Нурымов та кайнар тәбрикләделәр.


Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев