Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Хезмәтен яратучы җитәкче

"Әнәк" агрофирмасы оешканнан бирле аның белән җитәкчелек итүче Фарис Фәтхиев үзенең хезмәтен яратып башкаруын яшерми. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү аның канына сеңгән. Тик тору - вакытны бушка уздыру, дип исәпли ул. Шуның өчен дә гел хәрәкәттә, гел эзләнүдә җитәкче. Иске Җияш авылында туган Фарис Гаяз улы өчен авыл хуҗалыгы...

"Әнәк" агрофирмасы оешканнан бирле аның белән җитәкчелек итүче Фарис Фәтхиев үзенең хезмәтен яратып башкаруын яшерми. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү аның канына сеңгән. Тик тору - вакытны бушка уздыру, дип исәпли ул. Шуның өчен дә гел хәрәкәттә, гел эзләнүдә җитәкче.
Иске Җияш авылында туган Фарис Гаяз улы өчен авыл хуҗалыгы күңеленә яшьтән үк якын була. Мәктәпне тәмамлагач, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында икътисадчы-оештыручы белгечлеге үзләштерә. Кулына диплом алгач, Нур Баян исемендәге хуҗалыкта баш икътисадчы булып эшли башлый. Казан авыл хужалыгы институтын читтән торып тәмамлый. Аннан баш хисапчы була. Оештыру сәләтенең көчле булуын күреп, Фарис Фәтхиевне 2005 елда СОМ заводына директор итеп билгелиләр. Биредә ике ел эшләү дәверендә дә үзен төпле җитәкче итеп күрсәтә алды. Әмма Фарис Гаяз улының күңеле авыл хуҗалыгына тартыла. 2007 елның маенда ул "Әнәк" ҖЧҖнә директор итеп билгеләнә. Шул ук елның ноябрь аенда "Әнәк" агрофирмасы оешкач, анда директор итеп күчерелә. Шул көннән башлап тынгысыз җитәкче агрофирма эшчәнлеген алга җибәрү буенча янып-көеп йөри. Эшенең нәтиҗәләре күрсәткечләрендә чагыла.
Кул астында хезмәт куючылар белән уртак тел тапканы, белгечләр белән киңәшләшеп эшләгәне өчен хөрмәт итәләр аны. Җитәкченең тырыш хезмәтләре дә хаклы рәвештә бәяләнә. Күп сандагы Мактау кәгазьләре, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелү шул хакта сөйли. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе иясе дә ул.
Фарис Гаяз улы тормыш иптәше Гөлфия Рәхимҗан кызы белән өч балага гомер биреп, үзләре үрнәгендә акыллы, эш сөючән итеп үстергәннәр. Зиләләре Казанда яши. Уллары Нияз белән кызлары Алсу "Әнәк" агрофирмасында хезмәт куя. Гөлфия Фәтхиева да шушы агрофирмада баш хисапчы булып эшли. Гаилә белән бер йодрык булып тартканга да эшләре алга барадыр аларның.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев