Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

NO-TILL. Бәке тишми балык тоту түгел

Яңалыксыз дөнья алга бармый. Мисал өчен, игенчелектә генә, гомер буе, борынгыдан килгән җир эшкәртү технологияләреннән, сабаннан китеп өстән эшкәртүгә күчкәч иген-кырларыбызның уңдырышлылыгы да артты, шул ук вакытта эш тә, ә иң мөһиме- чыгымнар да кимеде. Җирне бөтенләй эшкәртмәсәң, ни була икән? 26 апрель көнне агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләренә багышланган...

Яңалыксыз дөнья алга бармый. Мисал өчен, игенчелектә генә, гомер буе, борынгыдан килгән җир эшкәртү технологияләреннән, сабаннан китеп өстән эшкәртүгә күчкәч иген-кырларыбызның уңдырышлылыгы да артты, шул ук вакытта эш тә, ә иң мөһиме- чыгымнар да кимеде. Җирне бөтенләй эшкәртмәсәң, ни була икән?
26 апрель көнне агымдагы елның 1 кварталы нәтиҗәләренә багышланган икътисади киңәшмәнең авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган өлешендә шушы сорауга ачыклык кертү нияте белән, Украинада инде күптәннән колач җәеп килгән NO-TILL технологиясенә күзәтү ясалды.
Хәер, яхшы уңыш алыйм дисәң, җиргә берникадәр тәрбия бирми, бөтенләй кул тидерми мөмкин түгел. NO-TILL (инглиз теленнән- "сөрмә", ягъни "не пахать") - ул заманча җир эшкәртү технологиясе. Туфрак сөрелми, уңышны җыеп алгач вакланган салам катламы белән каплана. Шуның бәрабәренә җир дымны озаграк саклый, ә әлеге система үз чиратында туфракны эрозиядән саклый. Технологияне гади, сөрүдән китү белән генә бутау кирәкми, ул күптармаклы, махсус техника, фәнни караш таләп иткән җир эшкәртү технологиясе. Таулы, яисә инде чокыр-чакырлы басуларда кулланып булмый, чөнки бу алымда кулланылган техника аңа яраклашмаган. Мисал өчен, чәчкечләрне генә алсак- алар гадәти чәчкечләрдән киңрәк тә, төзелеше дә үзгә.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев