Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яшьләр булса, авыл яшәрә

Бераз онытылып торганнан соң янә яңартылып җибәрелгән бәйге ул. Хәер, бәйге дип, әлеге чара катнашучылар өчен иң әүвәл зур очрашу, фикер алышу булды. Билгеле, белгәннәрне яңартып, гамәли яктан үзеңне сынап карау да комачау итми. Урыны да килешкән: урман куенына урнашкан түгәрәк күл буенда узды чара. Җыр-моңга бай Киров авылының үзешчәннәре...

Бераз онытылып торганнан соң янә яңартылып җибәрелгән бәйге ул. Хәер, бәйге дип, әлеге чара катнашучылар өчен иң әүвәл зур очрашу, фикер алышу булды. Билгеле, белгәннәрне яңартып, гамәли яктан үзеңне сынап карау да комачау итми. Урыны да килешкән: урман куенына урнашкан түгәрәк күл буенда узды чара. Җыр-моңга бай Киров авылының үзешчәннәре бәйгегә ямь өстәп, бәйрәм хисе бүләк иттеләр. Көч сынау арасында бәйгечеләр учак өстендә пешкән аш, коймак, болын үләннәре кушып кайнатылган хуш исле чәй белән дә сыйландылар.
Бәйгегә һәр хуҗалыктан 1 механизатор һәм 1 инженер чакырулы иде. Һөнәр ияләре беренче эш итеп юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тоттылар. Икенче сынау - җир эшкәртү. Ярышның әлеге мизгеленә аеруча әһәмият бирелде, чөнки җир эшкәртү тракторга утырып сабан тартып кына йөрү түгел әле ул. Һәр хезмәтнең үз җае, үз алымнары бар. Басуга кергәнче һәр механизатор тагылма агрегатны көйләп, эшкәртү тирәнлеген билгеләп, ягъни һәр басуның үзенчәлеген исәпкә алып эшләргә тиеш. Бәйгедә берәүләр нәкъ шушы таләпләрне истә тотып эш иттеләр, ә кемнәрдер ялт кына тракторга сикереп, кара төтен чыгарып алны-артны күрми алга ыргылды. Инженерлар үзара трактор йөртү осталыгында ярышты. Бәйгенең әлеге өлешендә трактор белән боҗра әйләнеп, билгеләнгән урынга туктап, арт белән чигеп арба тагарга кирәк иде.
Механизаторлар бәйгесе көн кичкә авышканда гына тәмамланды. Нәтиҗәләренә килгәндә исә, теоретик белем буенча Илмир Шәйгәрдановка ("Чишмә"), ә гамәли сынауда Фәвәдис Салиховка ("Саф") тиңнәр булмады. Ярышның гомуми баллары буенча I урынга "Әнәк" агрофирмасыннан Илнар Галиев ия булды, Ирек Шәкүров ("Ташкын") II урында. Ә ярышның абсолют батыры булып, күп тапкырлар республика бәйгеләрендә район данын яклаган "Таң" хуҗалыгының яшь механизаторы Диләрис Мөхәммәтшин танылды.
Инженерлар арасында I-III урыннарга Салават Исламов ("Ташкын"), Тимерҗан Әхмәдишин ("Әнәк"), Айдар Галиуллинар ("Нива") лаек булды. Хуҗалыклар арасында, ягъни гомуми команда урыннары буенча беренчелеккә "Ташкын" хуҗалыгы ия булды. "Әнәк" агрофирмасы - II, "Башак" хуҗалыгы III урыннарда.
Җиңүчеләрне район башлыгы Фаил Камаев тәбрикләде.
- Районның, авыл хуҗалыгының киләчәге - сез. Алдагы көннәрдә дә исән-имин, үз хезмәтегезне яратып, шулай бердәм булып башкарсагыз, Актанышның мул икмәк үстерү традициясе беркайчан да бетмәс. Сезнең кебек яшьләргә безнең ишекләр һәрчак ачык,- дип белдерде ул һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп: - Торак проблемалары буенча беренче чиратта шушы егетләрнеке хәл ителергә тиеш. Хөрмәтле хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр башлангыч өлештә ярдәм итеп, калганын хакимият аша хәл итеп бетерергә кирәк. Егетләрнең андый проблемасы булырга тиеш түгел,- дип искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев