Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов райондашларны сайлау көне белән котлады
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов райондашларны сайлау көне белән котлады

Россия Федерациясе тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Актаныш районында сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00дә ачылды.

619нчы сайлау участогында сайлаулар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимннары белән башланып китте. Сайлау участогы ачылышында Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты.

27 яшь сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирә

Участок рәисе Илназ Хөҗҗәтов сүзләренчә, исемлек буенча биредә 1374 сайлаучы тавыш бирергә тиеш. Алар арасында беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәүче 27 яшь сайлаучы да бар.

Актанышта сайлаулар бик актив узаАларның берсе — Рамазан Гәрәев. Ул сайлау участогына беренче тапкыр тавыш бирергә килгән. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов яшь сайлаучыны бу истәлекле вакыйга белән тәбрикләп, аңа уңышлар теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Актанышта сайлаулар бик актив узаБеренче тапкыр сайлауда катнашу яшь кеше өчен гражданлык тормышындагы мөһим адымнарның берсе булып тора.

Һәрберебезнең тавышы киләчәгебезгә үз өлешен кертә

Район башлыгы сайлау көненең әһәмияте турында фикерләре белән дә уртаклашты.

— Хөрмәтле райондашлар, хөрмәтле республикабыз халкы! Бүген безнең өчен зур әһәмияткә ия көн — сайлаулар башланды. Сайлау көне безнең өчен гомер-гомергә бәйрәм булды. Без кечкенәдән үк бу көннең мөһимлеген тоеп үстек.

Актанышта сайлаулар бик актив узаСайлау — илебез һәм республикабыз үсешенә үз өлешебезне кертү, үз тавышыбызны бирү көне. Без үзебезнең киләчәгебезгә мөнәсәбәтебезне белдерәбез. Нинди генә авырлыклар булмасын, аларны бергәләп җиңеп чыгарга кирәк.

Аерым мөрәҗәгатьне яшьләргә җиткерәсем килә. «Ни өчен сайлауга барырга кирәк?» дигән сорау туарга мөмкин. Без сайлауларда катнашырга тиеш. Чөнки һәрберебезнең тавышы илебезнең, республикабызның һәм районыбызның киләчәгенә үз өлешен кертә.

Без битараф булырга тиеш түгел

Кайберәүләр: «Минем тавышымнан гына нәрсә үзгәрә инде?» дип уйларга мөмкин. Үзгәрә! Шуңа күрә без битараф булырга тиеш түгел. Без үзебезнең киләчәгебез өчен җаваплылык тоярга һәм гражданлык бурычыбызны үтәргә тиеш.

Россиябез, Татарстаныбыз һәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге — безнең зур көчебез. Без нинди генә сынаулар белән очрашсак та, бердәм булып, аларны җиңеп чыгарбыз дип ышанам. Халкыбыз көчле, халкыбыз батыр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исән-сау әйләнеп, җиңү белән туган якларына кайтуларын телим.

Барыбызга да сайлауларда катнашырга, тыныч һәм матур тормышта яшәргә язсын. Һәр гаиләгә сәламәтлек, исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык телим!

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар! — диде Ленар Зарипов.

Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә каралган

Актаныш районында сайлаулар өч көн дәвам итә. Сайлау участокларына килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге дә каралган. Өйдә тавыш бирергә теләүчеләрнең гаризалары буенча реестр алып барыла. 20 сентябрьдә сәгать 14.00дән соң сайлау комиссиясе әгъзалары өйдә тавыш бирергә теләүчеләр янына чыгачак.


Нет комментариев