Актаныш районының Югары Яхшы авылындагы 630 нчы сайлау участогында бүген үзенчәлекле сайлаучы белән очраштык. Бирегә 101 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиев тавыш бирергә килде.
Бик олы яшьтә булуына карамастан, Тәфкил абый сайлау участогына үзе килеп, гражданлык бурычын үтәде. Аның өчен бу көн гадәти көннәрнең берсе генә түгел. Ил язмышы, җәмгыять тормышы белән бәйле вакыйгаларга ул бүген дә үзенең мөнәсәбәтен белдерергә кирәк дип саный.
Сайлау участогында Тәфкил абый белән аралашып, аның бирегә нинди ният белән килүе турында сораштык. Ветеран, гадәттәгечә, үзенә хас ихласлык белән җавап бирде.
— Аллаһка шөкер, бик күңелле, бик матур тормыш итәбез. Бар нәрсә җитеш, мул! Безгә, олы кешеләргә үз вакытында пенсияләребезне бирәләр, — ди өлкән буын өчен аеруча мөһим булган социаль мәсьәлә турында утлар-сулар кичкән ветеран.
630 нчы сайлау комиссиясе рәисе Әлфир Флүнов Тәфкил бабайга өлкән сайлаучы буларак бүләк тапшырды, үз аяклары белән сайлауларга йөрүе өчен рәхмәт белдерде.
Сайлауда кемгә тавыш бирүе турында да Тәфкил абый яшереп тормады. Ул «Бердәм Россия» партиясен һәм депутатлыкка кандидат Әлфия Когогинаны сайлавын әйтте.
— Шушы тормышыбызны булдыруда мөһим урын тоткан «Бердәм Россия» партиясен сайладым. Ә депутатлыкка кандидат булган Әлфия Когогинага тавыш бирдем. Ул безнең өчен кайгыртып йөри, өлкән кешене хөрмәт итә, минем яныма да килеп хәлемне белеп тора, менә аңа тавышымны бирдем, — диде ул.
101 яшьтә дә җәмгыять тормышына битараф түгел
Тәфкил Вәлиев быел 101 яшен тутырды. Аның гомер юлы ил тарихының катлаулы һәм авыр чорлары белән бәйле. Бөек Ватан сугышы елларын күргән, сугыштан соңгы чорны кичергән буын вәкиле буларак, ул бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп яши.
Тәфкил абыйның сайлау участогына үзе килеп тавыш бирүе җәмгыять тормышына битараф булмавын күрсәтә. Яше өлкән булса да, ул илдәге вакыйгалар белән кызыксына, үз тавышының мөһимлеген аңлый. Гасырдан артык гомер кичергән Тәфкил Вәлиев бүген дә аралашучанлыгы, тормышка сөенеп яшәве белән сокландыра.
Сайлау участогында төрле буын вәкилләре
630 нчы Югары Яхшы сайлау участогы Югары Яхшый, Түбән Яхшый, Тәкмәк һәм Табанлыкүл авылларында яшәүче сайлаучыларга хезмәт күрсәтә.
Тавыш бирергә килүчеләр арасында төрле яшьтәге гражданнар бар. Дүрт яшь сайлаучылары бар, өлкән буын вәкилләре дә үз тавышларын бирә. Участокта шушы вакытка 335 сайлаучы тавыш биргән, бу сайлаучыларның 20 проценттан артыгын тәшкил итә.
Сәламәтлек торышы яки башка сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге каралган.
— Бүгенге көнгә өйдә тавыш бирү өчен 19 гариза кабул иттек. Якшәмбе көнне 14.00 сәгатьтән соң комиссия әгъзалары гариза биргән сайлаучылар янына чыгачак, — дип хәбәр итте 630 нчы сайлау комиссиясе рәисе Әлфир Фәнзур улы Флүнов.
Нет комментариев