Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Сабантуйда иң төзек авыл җирлекләре аталды

Милли бәйрәмебез — Сабантуй тантанасында районыбызның көндәлек тормышын яхшыртуга, туган җиребезне яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән авыл җирлекләрен хөрмәтләү гүзәл традицияләрнең берсе булып тора. Быел да бәйрәм мәйданында чисталык, тәртип һәм төзеклек буенча үрнәк булган җирлекләрне ачыклау максатыннан оештырылган «Иң төзек авыл җирлеге» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Авылларыбызны тагын да күркәмрәк, уңайлырак һәм ямьлерәк итүдә күрсәткән зур тырышлыклары, фидакарь хезмәтләре өчен түбәндәге авыл җирлекләре Рәхмәт хаты һәм махсус бүләкләр белән бүләкләнде:

  • Иске Кормаш авыл җирлеге

    (Җирлек башлыгы — Вәлиева Дилбәр Ралиф кызы)

  • Мәсәде авыл җирлеге

    (Җирлек башлыгы — Гатин Илсур Тимергаян улы)

  • Иске Байсар авыл җирлеге

    (Җирлек башлыгы — Кадыйров Рәмис Мөхәмәтхамис улы)

  • Такталачык авыл җирлеге

    (Җирлек башлыгы — Хуҗин Илнур Таһир улы)

  • Әтәс авыл җирлеге

    (Җирлек башлыгы — Насыйрова Эльвира Флүн кызы)

  • Аккүз авыл җирлеге

    (Җирлек башлыгы — Галләмова Зөлфирә Муллахмәт кызы)

  • Югары Яхшый авыл җирлеге

    (Җирлек башлыгы — Әхәтов Илнур Хираҗетдин улы)

Барлык җиңүче авыл җирлекләре җитәкчеләрен һәм шушы уңышка зур өлеш керткән битараф булмаган авыл халкын ихлас күңелдән котлыйбыз! Сезнең уртак хезмәтегез  белән авылларыбыз бүген заманча төс ала, чисталыгы һәм гүзәллеге белән сокландыра. Алга таба да туган ягыбызны күркәмләндерү юлында яңадан-яңа казанышлар, гаилә иминлеге һәм какшамас сәламәтлек телибез! Районыбызның һәр җәннәт почмагы нәкъ менә сезнең кебек тырыш җанлы кешеләр белән үсә һәм чәчәк ата!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев