Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Һәвәскәр бакчачы киңәшләре нинди булыр?

Файдага булсын!

  • Бакча җиләген җыеп алуга, туфракка ашлама кертәбез һәм аны көпшәкләндерәбез. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабабыз, җирне тулы минераль ашлама белән тукландырабыз. Август ахыры яңа үсентеләрне аерып утырту өчен кулай вакыт. Яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көн аралаш су сибәргә кирәк.
  • Укроп, редис һәм салат чәчәргә була.
  • Фитофтороз авыруы билгеләре күренүгә, бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәбез.
  • Кыяр түтәлендәге саргайган яфракларны җыябыз. Бу чорда кыярларга тукландыру ясарга кирәк. Моның өчен 10 литр суга ярты литр органик сыекча (сыер тизәге яки яшел үлән төнәтмәсе) һәм чәй кашыгы мочевина, калий сульфаты куллану мөмкин.
  • Августта, октябрь ахырында — агачлар, сентябрь ахырында куаклар утырту өчен чокырлар казып калдырырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев