Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Ватанны саклаучылар көне белән котлый
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. Туган илен, туган җирен, йортын, гаиләне саклау – һәр ир-атның мактаулы бурычы!
Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән якташларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз, илебез тынычлыгы өчен, бүген, неонацизм белән көрәшкән асыл егетләребезгә иң җылы теләкләрне юллап, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Бу бәйрәм көнендә, хәрби хезмәткәрләр белән бөтен авырлыкларны уртаклашкан һәм алар өчен ышанычлы тыл булып торган хәрбиләребезнең туганнарына, якыннарына һәм волонтерларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Егетләребезгә ярдәм итү, якыннары турында кайгырту – безнең төп бурычларның берсе.
Ватанны саклаучылар көне белән котлап, сезнең барчагызга да сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим!
Ленар ЗАРИПОВ,
Актаныш муниципаль район Башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев