Актанышта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнендә Актаныштагы Җиңү паркы каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу митингы үткәрелде. Чарада район җитәкчелеге, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьләр һәм балалар катнашты.
Бүген, 22 июнь — Хәтер һәм кайгы көнендә, Актаныштагы Җиңү паркы каршында истәлекле митинг узды. Чара Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән каһарманнарны искә алуга багышланды.
Митингта Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Үз чыгышында ул Бөек Җиңүнең фронттагы батырлык һәм тылдагы фидакарь хезмәт нәтиҗәсе булуын ассызыклады.
— Яу кырында безнең ир-егетләребез сугышып, илебезнең иминлеген саклаган. Ә тылда әби-бабаларыбыз соңгы икмәкләрен дә кызганмыйча фронтка озаткан, фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан, — дип билгеләп үтте район башлыгы.
Чара барышында катнашучылар Билгесез солдат мемориалына чәчәкләр салдылар, сугыш кырларында һәм тылда Җиңү өчен көрәшкән буын вәкилләренең якты истәлегенә хөрмәт күрсәттеләр.
Митингта хәрби хәрәкәтләр ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре, яшьләр һәм балалар катнашты. Аларның һәркайсы тарихи хәтерне саклауның әһәмиятен тагын бер кат раслады. Үсеп килүче буын бүген каһарманнар мирасына хөрмәт белән карап, хәтер эстафетасын дәвам итә.
Хәтер һәм кайгы көне — сугыш алып килгән зур югалтуларны искә алу, Ватан өчен көрәшкән буын алдында баш ию һәм тыныч тормышның кадерен белү көне. Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев