Бүген Билгесез солдат көне
Билгесез солдат көне – Россиядә 2014нче елдан башлап һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Бүген Билгесез солдат һәйкәле янында Актаныш технология техникумы студентлары Бөек Ватан сугышы батырларын искә алды.
Билгесез солдат көне итеп 3 нче декабрь көне очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41нче километрындагы һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде.
Билгесез солдат каберенә куелган плитәгә «Исемең синең билгесез. Батырлыгың мәңгелек» дигән сүзләр язылган.
Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды. Илебездә һәр гаиләдә диярлек сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын искә алалар. Актаныш районыннан фронтка киткән 21 меңнән артык кешенең яртысыннан күбрәге, шул исәптән 4700дән артыгы хәбәрсез югалганнары, сугыш кырларында һәлак булды.
Билгесез солдат көне – сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә, Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.
Бүген Актанышның Җиңү паркында Билгесез солдат һәйкәле янында Актаныш технология техникумы студентлары Бөек Ватан сугышы батырларын искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев