Мәңгелек хәтер утлары
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без Бөек Ватан сугышының беренче көнен искә алабыз, Ватаныбыз өчен көрәшкән каһарманнарны хөрмәт белән искә төшерәбез.
Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Доброцентр-Актаныш» волонтерлары, «Алдынгылар хәрәкәте», Актаныш технология техникумы һәм «Форпост» вәкилләре бергәләп «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар.
Чарада катнашучылар сугыш кырларында башларын салган батырлар истәлегенә шәмнәр кабызды, бер минутлык тынлык белән аларның якты истәлеген хөрмәтләде. Бу акция һәркемгә тынычлыкның кадерен белергә, тарихны онытмаска һәм киләчәк буыннарга хәтерне тапшырырга кирәклеген искәртә.
Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән каһарманнарның батырлыгы мәңге күңелләрдә сакланыр. Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады. Безнең изге бурычыбыз — аларның батырлыгын хәтердә тоту һәм киләчәк буыннарга җиткерү.
Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын! Җир йөзендә һәрвакыт татулык, иминлек һәм тынычлык хөкем сөрсен. Батырларның якты истәлеге йөрәкләрдә мәңге яшәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев