Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МинемГеройМинемГаиләм: Батыр карт бабам

Әниемнең бабасы, минем карт бабамның исеме Газизов Габделхак Газиз улы. Ул 1914 елның 10 августында Мөслим районы Тогаш авылында туып үсә. 1936-1938 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1939 елда Фин сугышына алына, анда сугыш беткәнче шофёр була. 1941-45 елларда бабам Бөек Ватан сугышында катнаша. Бу вакытта ул бик күп авырлыклар белән очраша. 1943 елда фашистлар кулына пленга эләгә. Пленнан ике тапкыр кача, ләкин икесе дә уңышсыз була. Өченче тапкырында гына ул әсирлектән кача. Бөек Җиңү вакытында карт бабам Будапешт шәһәрендә була.

Батыр карт бабам.

1945 елның август аенда ул Япон сугышында катнаша, туган якларына бабам өлкән сержант булып 1946 елда гына кайта. Батыр бабам 7 ел гомерен сугышларда катнашып уздыра. 
Бабам 1947 елда 33 яшендә Мәмдүдә әбием белән гаилә кора. Алар бергәләшеп 5 бала үстерәләр. Габделхак бабам гомер буе колхозда шофер, комбайнер, механизатор булып эшли. Бик авыр тормыш кичерсәләр дә дә, аларга Ходай хәерле гомерләр биргән, зур яшькә кадәр үзләренең туып-үскән авылларында бәхетле яшиләр. Бабам 1998 елда 84 яшендә вафат була. Хәзер аларның нигезендә әниемнең әтисе һәм әнисе яшиләр. 
Бабамның бик күп орден-медальләре бар:
— 3 Дан Ордены;
— Жуков Ордены;
— Вена шәһәрен алган өчен Ордены;
— Япония янында Җиңү өчен Медале;
— Праганы азат иткән өчен Медале;
— Германияне җиңгән өчен Медале. 
Гаиләбез белән шундый кыю бабабыз булган өчен без бик горурланабыз. Аның сугышып алган орден-медальләрен саклап тотабыз. 

Макарова Аделина 
Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең 
«Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы

#МойГеройМояСемья
#МойГеройМояСемья#БессмертныйПолк#БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев