Сабантуйда хезмәт алдынгылары лаеклы бүләкләрен алды
Милли бәйрәмебез — Сабантуй тантанасында үзләренең фидакарь хезмәтләре белән районның һәм республиканың үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән якташларыбызны зурлау күркәм традициягә әйләнде. Быел да бәйрәм мәйданында төрле тармак алдынгыларына югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Хезмәт батырларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән
-
Басыйрова Зөлфия Заһир кызы — “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш хисапчысы;
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм үз һөнәрләренә турылыклы булганнары өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән
-
Вахитов Илдус Рәфит улы — “Актаныш район дәүләт ветеринария берләшмәсе”нең Иске Байсар ветеринария участогы мөдире — ветеринария фельдшеры;
-
Әхмәтдинов Илхас Габделханнан улы — “Нигез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бригадиры;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән
-
Латыйпов Гавис Фаис улы — “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тракторист-машинисты;
-
Әхмәтнәбиев Илшат Хәкимҗан улы — Кәзкәй авыл мәдәният йорты мөдире;
-
Шәйдуллина Нәркизә Азат кызы — “Актаныш икмәк комбинаты” җитештерү берләшмәсенең производство мөдире;
-
Шәрәфиева Эльвера Дәмин кызы — Муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары;
-
Шәйхразиев Илнур Илгиз улы — “Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ташчысы;
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе карары нигезендә
Җирле үзидарә органнарындагы нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен
-
Мактау кәгазе белән: Әхмәтгалиев Камил Нургаяз улы — Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе;
-
Рәхмәт хаты белән: Әхәтов Илнур Хираҗетдин улы — Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы;
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә
Агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Мактау кәгазе белән
-
Миңнеханов Ригель Рафис улы — “Таң” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары;
-
Гарфетдинова Рушания Фоат кызы — “Нур Баян исемендәге” җаваплыгы чикләнгән җәмгыять лаборанты;
-
Әхияров Денис Әзһәр улы — “Нур” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехнигы;
Министрлыкның Рәхмәт хаты белән
-
Сәрвәров Рушат Рәис улы — “Әнәк” агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе;
-
Мирзануров Ильяс Фирдәвис улы — “Актаныш икмәк кабул итү” акционерлык җәмгыятенең баш энергетигы;
-
Хәкимов Илһам Илдус улы — “Актаныш” агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең инженер-механигы бүләкләнде.
Барлык бүләкләнүчеләрне дә югары казанышлары белән тәбрик итәбез! Сезнең тырышлыгыгыз — районыбызның һәм республикабызның тотрыклы үсеш нигезе. Сезгә алга таба да хезмәт дәрте, ныклы сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев